2016 нче елның 28 июлендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар. Өлкәннәребезгә экскурсовод язма материаллар, китаплар, фотосурәтләр, авыл һәм шәһәр көнкүреше әйберләрен күрсәтеп, язучының тормыш юлын, иҗатын аңлатып узды. Габдулла Тукайның иҗатынын бәяләп бетергесез. Аның шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре тормышчан, әхлак тәрбиясенә нигезләп язылган. Өлкәннәребез шушы музейда аның истәлегенә куелган сыннар, язучыны тасвирлаган күп төрле материаллар, әкият геройлары, язучының китаплары белән таныштылар. Шагыйрьнең юбилеена багышлап ачылган Сагди абый бакчасында тернәкләнүчеләрне Тукайның әкият геройлары каршы алды. Аларга әлеге экскурсияләр татар халкының бөек шәхесләре турындагы мәгълүмәт белән күбрәк танышырга, яңалыклар тупларга ярдәм итә.