Рабит Батулла Бөрбашка кино күрсәтергә кайткан.

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Рабит Батулланы  күпләр язучы буларак белә. Тарихчы, тәнкыйтьче, прозаик, балалар язучысы,   режиссер,  драматург, актер буларак танылган шәхес  соӊгы елларда кино сәнгатендә дә танылды.

Күренекле шәхеснең  Бөрбаш авылына килүе дә нәкъ кино сәнгате  белән бәйле. 22 июнь көнне Казанда Бөек Ватан сугышыныӊ башлану көненә багышлап күрсәтелгән «Мәхәббәт алмасы» исемле  нәфис фильмы премьерасы булып узды. Икенче көнне бу фильм районда беренчеләрдән булып Бөрбаш авылы укучыларына, укытучыларына тәкъдим ителде. Бөрбаш мәктәбе җитәкчесе Гүзәлия Бариеваныӊ бу юнәлештә дәвамлы эшләвен искә алырга кирәк. Менә ничә еллар инде, район кино челтәре дирекциясе белән килешеп, районга кайткан фильмнарныӊ премьерасы Бөрбашта уздырыла. «Мәхәббәт алмасы» фильмында төп рольне уйнаган Рабит Батуллага карау башланганчы да, фильм беткәннән соӊ да сораулар күп булды. Бүгенге көн белән сугыш чоры  үрелеп барган вакыйгалар залда беркемне дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International