Тукай - безнең күңелләрдә!

2016 елның 12 феврале, җомга

10 нчы февраль көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә мәктәп укучылары арасында Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан “Тукай – безнең күңелләрдә”  шигырь сөйләү бәйгесе булып узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча IV сыйныф укучысы Нәҗипова Чулпан район бәйгесенә катнашу өчен сайлап алынды. Бәйге алдыннан укучылар Тукай иҗаты турында алган белемнәрен кулланып "Без - Тукай оныклары" дигән тест та эшләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International