Казан Кремлендә ТР вакытлыча Президент вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе узды

2015 елның 28 августы, җомга
26 август көнне Республика көне алдыннан, Казан Кремлендә ТР вакытлыча Президент вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә кабул итү мәҗлесе узды. Балтач районы Бөрбаш авылында гомер итүче Җәлил хәзрәт һәм Гөлфәния ханым гаиләсе 26 август көнне Татарстан Республикасы вакытлыча Президент вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым белән очрашуга барды. Балачактан ук дингә ихлас бирелгән кеше буларак, Җ.Фазлыев Балтач районында дини хәрәкәтне торгызучыларның берсе һәм башлап йөрүчесе була. Үзенең тирән гыйлеме, ихласлыгы, инандыру сәләте, ару-талуны белмәс эшчәнлеге белән Русия ислам җәмәгатьчелегендә иң абруйлы шәхесләрнең берсенә әверелде. Дин мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре белән вакытлы матбугатта еш чыгышлар ясый. Аның «Җәлил хәзрәт вәгазьләре», «Җәлил хәзрәт дәресләре», «Иманлы бала», «Имам вазыйфалары», «Ягез, бер дога» һ.б. китаплары дингә килүчеләрнең өстәл китабына әверелделәр. 2005 елда «Йөз дә бер вәгазь» исемле зур вәгазьләр китабы басылып чыкты.1994 елдан районның, 2000 елдан — Татарстанның баш мөхтәсибе. 1995 елда Татарстан республикасындагы диния нәзарәтендә Үзәк ревизия комиссиясе рәисе итеп сайлана. 1998 елдан — Татарстанның төньяк районнарын, Киров өлкәсенең чиктәш районнарын берләштергән Төньяк казыятның баш казые. 2006 һәм 2010 мөселман корылтайларында Татарстанның Баш казые итеп сайлана. Тормыш иптәше Гөлфәния ханым 35 ел Бөрбаш балалар бакчасында намуслы хезмәт куя.Фазлыевлар гаиләсе берничә буын бер түбә астында яшәвен хуплый. Аларда берничә буын бергә яшәү буыннан-буынга күчкән. Балалары да үзләре кебек тырыш, акыллы, хезмәт сөючән булып усәләр. Бүгенге көндә Җәлил хәзрәт белән Гөлфәния ханым биш оныклырының шат авазларына күмелеп яшиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International