«Наз»да Субаш авылы үзешчәннәре.

2015 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

2015 нче елның 26 августында “Наз” тернәкләндерү булекчәсенә Субаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килделәр. Фаизов Хәлил җитәкчелегендә оештырылган бу концерт бик күңелле узды. Концертта яңгыраган татар җырлары, дәртле биюләр, гитарада, курайда моңлы көйләр тернәкләнүчеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде.Әлеге чара төрле шаян мәзәкләр,такмаклар белән бергә үрелеп барды.Катнашучылар тернәкләнүчеләр белән бергә яшьлекләрен искә алып яшьлек җырларын җырлап, биеп алдылар.

“Наз” да тернәкләнү узучы инвалидлар, пенсионерлар Субаш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләренә  теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International