2015 елның 21 июлендә “Наз” тернәкләнү бүлекчәсендәге пенсионерлар hәм инвалидлар Чепьяда урнашкан яңгыннан саклау бүлекчәсенә экскурсиягә бардылар. Экскурсияне бу бүлекнең командиры Нияз Абдуллин уздырды. Ул әлеге оешманың эш тәртибе белән таныштырды. Яңгын вакытында үз-үзеңне ничек тоту, саклану, тиз генә кайда, кемгә хәбәр итү турында өлкәннәребезнең исенә төшерде.
Алга таба экскурсия бу бина буенча дәвам итте. Тернәкләнүчеләр биредәге хезмәткәрләрнең эш урыннары, янгыннан саклану кораллары, машиналары белән таныштылар. Әлеге очрашулар тернәкләнүчеләргә бик кирәкле мәгълүмәт булды.