Балтач район Советының 33 утырышы

2014 елның 19 декабре, җомга

Бүген сәг.09.00да Балтач район Советының чираттагы 33-нче утырышы узды. Утырышта катнаштылар: район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре,    авыл хуҗалыгы,   предприятие,   оешма,   учреждение  җитәкчеләре, шәхси    эшмәкәрләр, мәктәп директорлары.

Көн тәртибен караганчы, район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең бүләкләрен ташырды:

-  Татарстан Республикасында сайлау системасын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Урта Көшкәт участок сайлау комиссиясенең секретаре Анисимова Римма Александровна Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде;

-  V  чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда уңышлы эшчәнлеге өчен   Балтач мәктәбендә урнашкан участок сайлау комиссиясенең секретаре Шакирова Зилә Фәргатовна Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән  бүләкләнде.

-  V  чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда уңышлы эшчәнлеге өчен   Дорга участок сайлау комиссиясенең рәисе Константинов Иван Васильевич Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты  һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

Район Советы утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1) Балтач  муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең 2014-нче елда район башкарма комитетының эшчәнлеге турында отчеты.

Доклад белән чыгыш ясады Балтач  муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Илдус улы Шакиров.

2) Балтач муниципаль районының 2015-нче елга, 2016-2017-нче елларның планлы чорына  бюджетын раслау турында (икенче укылыш).

Доклад белән чыгыш ясады район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясов.

Район бюджетына экспертиза нәтиҗәләре турында район контроль-хисап палатасы рәисе Равил Вагыйз улы Кәримов чыгыш ясады.

3) Балтач муниципаль районында аз тәэмин ителгән категорияле халыкка һәм инвалидларга карата социаль  ярдәм күрсәтү  чаралары турында.

Доклад белән чыгыш ясады Балтач районының халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Фариз кызы Гатиятуллина.

Депутатлар тарафыннан район Советының тиешле карарлары  кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International