“Ә мин яратам...”

2014 елның 26 июле, шимбә

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге «Наз»ның гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре 2014 нче елның 25 июлендә районыбызның “Романтик” лагерендә булып кайттылар.  Алар балаларга “Ә мин яратам...” дип исемләнгән чара вакытында кызыклы шөгыльләр тәкъдим  иттеләр. Аның максаты: балалар яраткан эш төрләрен билгеләү, теләк буенча диагностика үткәрү һ.б.  Балалар чын күңелдән сөенеп, белгечләр тәкъдим иткән шартларга ризалаштылар. Психологик  диагностика үтәргә барлык яшүсмерләр дә теләк белдерде. Кече яшьтәге мәктәп балаларына социаль педагоглар пластилин, кәгазь, җилем белән эш тәкъдим  иттеләр. Балаларның пластилиннан ясаган рәсемнәре үзләре көткәннән дә матуррак килеп чыктылар, күп кенә балага бу хәтта яңалык та булды. Төсле кәгазьдән эшләнгән Республика флагы да бик матур килеп чыкты. Иң кечкенә балалар өчен кече моторика үсешен ныгыту буенча уеннар оештырылды.

Көн бик матур, күңелле үтте. Белгечләр яңадан килергә вәгъдә биреп саубуллаштылар.

 

Социаль педагог

Салахова Гөлшат Нургаяновна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International