Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләре!

2014 елның 24 июле, пәнҗешәмбе
Хөрмәтле райондашлар, мөселман кардәшләре, Сезне 28 нче июль көнне көндезге сәгать 11дә «Хәләл индустриаль паркы»нда уздырылачак «Хәләл ярминкә Балтач-2014» чарасына чакырабыз. 

Биредә хәләл продукцияне популярлаштыру максатыннан Татарстан һәм Рәсәй өлкәләреннән  хәләл ризык җитештерүчеләре үзләренең товарларын сезнен хозурыгызга тәкъдим итәчәк. 

Балалар һәм өлкәннәр өчен төрледән-төрле уеннар, викториналар уздырылачак. Шулай ук  Коръән укучылар, һөнәрчеләр бәйгесе дә үткәрелүе көтелә. Коръән укучылар бәйгесендә җинүчеләрне саллы бүләк көтә.

Бәйрәмгә рәхим итегез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International