Җирлек башлыклары һәм җирлекләрнең муниципаль хезмәткәрләре белән семинар - уку

2014 елның 11 апреле, җомга

11 апрель көнне Балтач район башкарма комитетының утырышлар залында җирлек башлыклары һәм җирлекләрнең  муниципаль хезмәткәрләре белән  Балтач район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Р.Х. Мөхәмәтҗәнова  җитәкчелегендә семинар - уку үткәрелде.

Элеге семинарда муниципаль хезмәткәрләрнең һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затларның коррупциягә каршы көрәш турындагы федераль, республика законнарында каралган   бурычлары,  чикләүләре турында Балтач район прокуроры З.М.Абитов чыгыш ясады.

Муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан үзләренең, хатыннарының (ирләренең) һәм балигъ  булмаган балаларының  керемнәре, чыгымнары, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре буенча  тапшырылган белешмәләрендә еш очрый торган хаталар турында Балтач район Советының җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге  җитәкчесе Р.Н.Хайруллина аңлатып үтте.

Семинар дәверендә коррупциягә каршы көрәш буенча видеофильм күрсәтелде, һәм район башлыгы ярдәмчесе Э.Ф.Гарипова  белемнәрен тикшерү максатыннан тест үткәрде.  

Оештыру бүлегенең төп белгече Л.Р. Бариева  семинарда катнашучыларга  дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы аша эшләүнең  яңа мөмкинлекләрне анлатты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International