14 ел рәттән матур традиция буенча Радик һәм Асия Закировлар гаиләсе 2018 елның 14 июнендә «Чын кунелдән» дип аталган хәйрия чарасы уздырдылар. Бәйрәмдә 166 инвалид бала чакырулы иде.
13 июнь көнне Кече Лызи урта мэктэбендэ “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенен психологы Гүзәл Зиганшина наркотикларга каршы профилактик дәрес үткәрде.
Балтач районы Сабан туе 16 июньдә була, ә ат чабышы, гадәттәгечә, "Сабантуй" паркы янәшәсендәге мәйданда уза. Ул 7 төрдән торачак:
- Татарстаннан читтә туган ярымтокымлы атлар – 1800м
- Район җирлегендә тәрбияләнүче ярымтокымлы бияләр – 1200 м.
- Район җирлегендә тәрбияләнүче ярымтокымлы айгырлар – 1800 м.
- Татарстанда туган чиста токымлы бияләр – 1200 м.
- Татарстанда туган чиста токымлы айгырлар – 1800 м.
- Татарстаннан читтә туган чиста токымлы атлар – 1800 м.
- Гарәп токымлы атлар – 1200м.