ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2018 ел
җомга

27 июньдә районда "Яшьләр көне" билгеләп үтелә, шул уңайдан 19.00 сәгатьтә районыбызда яшь гаиләләр арасында популярлашып баручы "Коляскалар парады" конкурсы үткәреләчәк, әлеге конкурс нәтиҗәсендә иң үзенчәлекле бала арбасы ясаучылар ачыкланачак. 

Балтач муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге район яшьләр эше һәм спорт бүлеге белән берлектә "Бала арбалары парады" - "Парад колясок" дип аталган бәйге игълан итә. Конкурста балалары белән ата-аналар катнаша ала. Мөһим шарт: баланың яше 5 яшьтән артмаска тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International