13 апрель көнне районда терлекчелек тармагында 1нче кварталга нәтиҗә ясау уңаеннан, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә семинар-киңәшмә үтте. Семинар-киңәшмә эшчәнлегендә ТР Аыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Хаҗипов Нәҗип Нәкипович та катнашты һәм чыгыш ясады. Балтач районының авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча республика рейтингында торган урыннары белән таныштырды. Узып киткән 3 айга нәтиҗә ясады, алда торган максат-бурычларга тукталды. Әлеге семинарда район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкчеләре, зоотехниклары һәм экономистлары чакырулы иде.
14 апрель көнне Борнак авыл китапханәсе “Татарстан-театрлар иле” исемле әңгәмәне яшьләр белән үткәрде.Театр тарихы һәм Татарстандагы театрлар турында фикер алышу оештырылды.Әңгәмәдә яшьләр бик актив катнаштылар.
Бүген – 17 апрель көнне район Советының утырышлар залында авыл җирлеге башлыклары, җирлекләрнең башкарма комитеты җитәкчеләре һәм бухгалтерлары катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин алып барды.