ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2018 ел
җомга

Балтач сайлау участогына килүчеләр фотога төшә һәм бүләкләр ота ала. Конкурста һәркем катнаша ала. 18 мартта Татарстанда сайлау участогына килгән һәр кеше кыйммәтле бүләккә ия булачак. Республикада #айданавыборы дигән фотобәйге уза. 
Конкурста һәркем катнаша ала. Моның өчен үз сайлау участогыңа килеп, махсус фотозонада волонтерны табарга кирәк. 

Бигрәк тә “Сорнай” һәм “Труд” хуҗалыкларында башкарылган эшләр аеруча да мактауга лаек.  Тракторлар һәм прицеплар  төзек, барысы да тәртиптә, буялган, эшкә әзер, дип белдерде “Гостехнадзор” оешмасының райондагы бүлек җитәкчесе Марат Габдрахманов.

2018нче елның 16нчы март көнне  «Ел иганәчесе  - 2017»  конкурсында җиңүчеләр Гафиуллина Нүрия Гафиулла кызы, Закиров Радик Гайфетдин улы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт Концертлар залында үткән тантаналы чарада катнашты.

13 март көнне Түнтәр авыл китапханәсе «Ступени великого восхождения» исемле Л.Н.Толстойның 190 еллык юбилейы уңаеннан 5,6 сыйныфта укучы балалар белән әдәби кичә үткәрде. Кичәбездә  язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштык. Тест сорауларына җавап эзләп белемнәребезне  тикшердек. Бөек язучы турында язган башка бөек кешеләрнең канатлы сүзләре белән таныштык.

Хөрмәтле райондашлар! 2018нче елның 18нче мартында илебезнең киләчәген билгеләүче дөньякүләм әһәмияткә ия булган җәмгыяви-сәяси чаралар үтәчәк. Бу – Россия Федерациясе Президентын сайлаулар. Россия Президенты вазыйфасы өчен дәгъва кылучылар арасыннан Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан 8 кандидат – Бабурин С.Н., Грудинин П.Н., Жириновский В.В., Путин В.В., Собчак К.А., Сурайкин М.А., Титов Б.Ю., Явлинский Г.А. теркәлде. Әлеге кандидатлар буенча массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрләр биреп тора. Шулай ук алар турында мәгълүмат белән участок сайлау комиссияләрендә танышырга була. 

2018 елнын 15 мартында “Мәрxәмәтлелек атнасы” кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова, Урта Көшкәт мәктәбе педагог оештыручысы Римма Петрова белән берлектә “Чиста һәйкәл” акциясе уздырдылар.

Районыбызның хөрмәтле коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре! Мөхтәрәм ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, эшләрегездә уңышлар, тормышларыгызга муллык, гаиләләрегезгә бәрәкәт телим.

14 март көнне район мәдәният үзәгендә халык җыены үтте. Җыен эшчәнлегендә район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты һәм алып барды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International