ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2018 ел
дүшәмбе

Сәрдек авыл китапханәсендэ (Филиал №31) 12 март көнне Л. Н. Толстойның тууына 190 ел унаеннан " Я вновь открываю Л. Толстого" исеме астында кычкырып уку чарасы уздырылды. Чарада 7 укучы катнашты. Л.Н.Толстой китапларын балалар китапханәдә бик теләп укыйлар. 12 нче март конне дә Толстойнын китапларын укырга алдылар.Чара бик кунелле узды ләкин чарада бик аз бала катнашты авыртулары сәбәпле.Киләчәктә дә шушындый чаралар еш уздырырбыз дип ышанып калам.

06.07.2018 елда-Чутай авылында, 07.023.2018 елда - Нонәгәр авылында, 08.03.2018 елда - Комаров-Завод авылында гражданнар җыелышлары булды. Халык алдында: авыл җирлеге башлыгы Ахметханов А.З. 2017 елда авыл җирлеге башкарма комитеты һәм җирлек башлыгының башкарган эше турында отчет-доклад белән чыгыш ясады, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галимуллин И.С. 2017 елда районнын социаль-экономик үсеше, 2018 елга булган планнар турында сойләде. Җитәкчеләр халыкның сорауларына җавап бирделәр. 

10 март көнне Борнак авыл китапханәсендә 8 март бәйрәме уңаеннан “Гүзәл затлар-дөнья бизәге” исемле кичә иң күп китап укучылар катнашында үткәрелде.Авыл җирлеге башлыгы Хәбибуллин Шамил Миңнәхмәт  улы гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрикләде.Кичә матур шигырьләр,җырлар белән үрелеп барылды.Чара  бик күңелле,матур оештырылды.

Чаңгыда узыш буенча безнең район муниципаль хезмәткәрләре Зәй шәһәрендә үткән ярышларда икенче урынны яуладылар.

14 март көнне район мәдәният үзәгендә Балтач шәһәр җирлегенең халык җыены була. Башлана: 15.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International