ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Алдынгылар җыенында мәртәбәле кунаклар катнашты.  Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең район җыена  алдынгыларны тәбрикләргә  ТР Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча  урынбасары Илдус Харис улы Габдрахманов,  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, якташыбыз  Марат Мансур улы  Бариев, районыбыз кураторы, Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов,  күрше Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов,  районыбызның элеккеге башлыгы Марат Хәй улы Зарипов һәм башка бик күп мәртәбәле җитәкчеләр катнашты.

5 март көнне Яңгул китапханәсендә 8 март –халыкара хатын- кызлар көненә багышланган     “Гөлләргә тиңлим Сезне!” дигән  кичә булды.Бу кичәдә китапханәнең иң актив китап укучы өлкәннәребез  катнашты. Кичәдә матур җырлар яңгырады,шигырьләр тыңланылды,матур котлау сүзләре эйтелде.Кичә бик җанлы ,матур,истә калырлык булып үтте.

Бүген  - 7 март көнне Балтачта авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең район җыены булды. Иртәнге сәгатьләрдә район үзәгендә һәм Чепья авылында авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре оештырылган иде. Районыбызга килгән мөхтәрәм кунаклар иң беренче ярминкә белән танышып чыкты. Аннан соң район мәдәният үзәгендә әзерләнгән, районыбызның икътисади торышын һәм үсешен чагылдырган күргәзмәдә булдылар.  

7 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә рус язучысы Л.Н. Толстойның тууына 190 еллыкка багышлап “Я вновь открываю Л.Толстого» исемле Республика акциясе кысаларында Татарстан Республикасында Л.Толстой елы уңаеннан “Волшебный сад Толстого” исемле әдәби кичә узды. Балтач гимназиясенең 3А сыйныфы укучылары (җитәкчеләре Гиззатуллина А.И, Гузаирова Л.Н.)язучының  тормышы, иҗаты, китапханәбездәге китаплары белән таныштылар, аның берничә әсәрен тыңладылар, иҗаты һәм тормыш юлы буенча төзелгән уеннарда көч сынашып, мәктәп программасын үзләштерүдә өстәмә мәгълүмат туплап киттеләр. Чарабызны интернеттан алынган язучының “Мерзни, мерзни...” әсәре буенча төшерелгән “Ловись рыбка» мультфильмын карау төгәлләде. Кечкенә китап укучыларыбыз өйләрендә укырга әдәбият та алып киттеләр.

  7 март көнне Түнтәр авыл китапханәсе дә “Я вновь открываю Л. Толстого исемле бөек язучының 190 еллыгыуңае белән республикада үтә торган акциягә кушылды. “Толстой – это целый мир” исемле кичәбездә 1-3 сыйныфта укучы балалар  язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Л. Толстойның  “Слива төше” китабына кергән хикәяләрен, әкиятен сәнгатьле итеп кычкырып укыдылар.

 

7 нче март көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды.

       Агымдагы елның 6 нчы мартында «Наз» үзәге психологы Гүзәл Зиганшина һәм юрисконсульты Гөлүзә Сәгъдиева катнашында социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды.

Борнак авыл китапханәсендә 7 март көнне Республика буенча үткәрелә торган “Я вновь открываю Л.Толстого”исемле акция кысаларында 1-4 сыйныф укучылары белән  кычкырып  уку үткәрелде.Язучының “Кошчык”,“Слива төше”исемле хикәяләре ,“Ике дус”исемле мәсәле, “Өч аю”әкиятен балалар яратып укыдылар.Укучылар язучының әсәрләре буенча бер-береңә ярдәм итү,дуслык,татулык кебек сыйфатлар  бик кирәклеген аңладылар. “Когда в мире есть Толстой” исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.Акциядә 10  укучы катнашты.

7 март  көнне Пыжмара авыл китапханәчесе  Республика буенча үткәрелә торган "Я вновь открываю Л.Толстого" исемле 1-4 сыйныф укучыларына акция үткәрде.Акциядә 18 укучы катнашты."Толстой -это целый  мир" исемле китап күргәзмәсе төзелде.Китапханәче укучыларны Л.Н.Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.Укучыларга  Л.Н.Толстойның "Слива төше" хикәясе, "Ике дус" мәсәле, "Өч аю" әкияте кычкырып укылды.

7 март көнне Субаш авыл китапханәсендә  Республика буенча үткәрелә торган

 “Я вновь открываю Л. Толстого” дигән акция кысалары нигезендә 1- 4 сыйныф укучыларына    кычкырып уку үткәрелде. Чара вакытында  укучыларга  Л. Н. Толстойның биографиясе буенча “Лев Николаевич Толстой. Жизненный и творческий путь.” дигән презентация күрсәтелде, язучының “Косточка . Слива төше”, “Три медведя”, “Лев и собачка” дигән китаплары кычкырып укылды һәм алар “Рассказы и сказки для детей” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Бу акциягә барлыгы 13 укучы катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International