ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2018 ел
җомга

2 март көнне Балтач үзәк китапханәсендә район китапханәчеләре семинары булып узды. Семинар барышында 2017 нче эш елына йомгак ясалды, алда торган бәйгеләр хакында сөйләнде. Семинарның практик өлешендә “Җыр тылсымы” исеме  астында әңгәмә үткәрелде.

Яңгул китапханәчеләре 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан  “Тынычлык,иминлек сагында-Сез кирәк!” дигән баш астында очрашу кичәсе үткәрделәр.Кичәгә әле яңа гына армия сафларыннан Туган авылыбызга кайткан ике егетебез-Миннеханов Алмаз һәм Мотигуллин Салаватлар чакырылганнар иде.Алар укучыларга үзләренең армия хезмәтләре турында сөйләп ,хәзерге армия хезмәтеннән курыкмаска кирәк,егетләр чын егет булып хәрби хезмәткә барыгыз дигән фикерләрен җиткерделәр.Укучылар кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.Кичә бик җанлы һәм файдалы үтте.

Татарстанның шәһәр һәм районнарында «Созвездие-Йолдызлык»  республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу этаплары старт алды. “Созвездие-Йолдызлык” фестивале Татарстан хөкүмәте һәм Татарстан Спорт һәм яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә уздырыла. 20 һәм 21 март көннәрендә Балтачта 7 район катнашында фестивальнең зона сайлап алу этабы узачак. 

 

 

Чираттагысын - бүген, 2 март, җомга көнне берьюлы 4 оешма тәкъдим итә. Балтач һәм Чепья торак-коммуналь хуҗалыгы, "ХЭС" - ягъни хуҗалык эшләрендә хезмәт күрсәтүче оешма һәм "Төзекләндерү" ("Благоустройство") оешмасы коллективлары район бәйгесе кысаларында концерт программасы белән чыгыш ясый. 

7 март көнне Балтачта “2017нче хезмәт елы нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең алдынгылар җыены” уздырыла һәм район халкына авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итү максатыннан ярминкә оештырыла. Игътибар!!! Ярминкә үткәрелү сәбәпле, Ленин урамының “Батырлар аллеясы”нан алып «Гиппократ» даруханәсенә кадәрге өлеше иртәнге сәгать 6.00дан алып, көндезге 12.00гә кадәр ябылып торачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International