ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

   Агымдагы елның 16 нчы гыйнварында Балтач муниципаль районының “Наз” бүлекчәсенә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гатиятуллина Алсу Фариз кызы һәм “Наз”халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Әхмәдиева Гөлнара Айдар кызы белән тернәкләнүчеләр арасында очрашу булып узды.

 

Район башлыгы Рамил Нотфуллин чираттагы киңәшмәдә хуҗалык җитәкчеләре алдына ашлама туплау буенча узган елгы күрсәткечләргә ирешүне бурыч итеп билгеләде. Узган елның бу чорына һәр хуҗалыкта бер гектар чәчүлек җиренә тәэсир көче белән исәпләгәндә 60 килограмм ашлама тупланган булган. Ә быел исә ниндидер сәбәпләр аркасында, сүлпәнлек сизелә. Чөнки бүгенге көндә районда көзге чәчүгә кулланылганы белән берлектә барлыгы 43,2 килограмм ашлама гына тупланган килеш. Аның да 12,7 килограммын гына хуҗалыклар үз хисабына сатып  алганлыгы мәгълүм, калганы дәүләт ярдәме.

20  гыйнвар  Балтач бистәсенең  «Хыял» яшьләр  үзәгендә данлыклы көрәшчеләр днастиясе - бертуган Әхмәдиевлар призына татарча көрәш ярышлары була. 2002нче елгы һәм аннан да яшьрәк укучы балалар арасында үткәрелә торган бу көрәштә районның барлык мәктәпләре дә актив катншып килде. Әлеге традицион көрәш бәйгесе быел да үз югарлыгында узар дигән өеттә калабыз. . Җиңүчеләрне медальләр, кыйммәтле бүләкләр һәм Мактау грамоталары көтә.

15 гыйнвар  көнне район мәдәният үзәгендә район яшьләр эше һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре,  балалар һәм яшүсмерләр  спорт мәктәбе,  "Хыял" яшьләр үзәге, "Факел" яшүсмерләр клубы  коллективлары, "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге активистлары  "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым,  сиңа багышлана, Балтачым!" район иҗат бәйгесе кысаларында,   "Олимпиада ачылышы"  дип исемләнгән  концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Балтач спортында елдан-ел  матур күрсәткечләргә ирешеп, район, республика һәм Россия күләмендәге ярышларда җиңүчеләр әзерләүче тренерларның

Район Советының утырышлар залында Яңа ел бизәлешендә актив катнашкан оешмаларны бүләкләп уздылар. Бүләкләрне район башлыгы Рамил Нотфуллин шәхсән үзе тапшырды. Авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында беренче урын – “Сосна”, 2 урын – “Татарстан”, “Кызыл юл”, 3 урын – “Труд”, “Активист”ка бирелде. Авыл җирлекләре арасында беренчелекне – Куныр, икенче урынны – Бөрбаш, өченче урынны Норма җирлекләре алды. Оешма-предприятиеләр арасында беренче урынга – “Балтач сөт-май комбинаты”, 2 урынга – “Сельхозхимия”, 3 урынга МДСУ лаек булды. Шәхси эшмәкәрләрдән беренчелекне Радик Закиров, икенчелекне Илдар Галиуллин ширкәте, өченчелекне Рәсимә Сәгыйтова сәүдә челтәрләре яулады. “Мегаом” ширкәте җитәкчесе Раиф әфәндегә махсус бүләк тапшырылды, Балтач бистәсе җитәкчесе Илдар Габдрахманов та аерым билгеләп үтелде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин рәхмәтләрен җиткереп, әлеге хезмәтнең халыкның ялын оештыруда мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

Хуҗалыкларда ай саен уза торган киӊәшмәләрдә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин, җитәкчеләргә «район хуҗалыкларында үрнәк ала торганнары күп, әллә кая барасы да юк», дигән иде. Менә шуныӊ мисалын районныӊ хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре 12 гыйнвар көнне «Сосна» терлекчелек комплексында узган киӊәшмәдә күрделәр. Соӊгы ике елда монда киӊ колач белән алып барылган төзелешләр, дөрестән дә сокланырлык. Бу турыда район башлыгы Рамил Нотфуллин да ассызыклап билгеләп узды. Шуныӊ нәтиҗәсе буларак бу тармакныӊ тотрыклы үсешенә ирешелгән. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International