ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Чепья балалар китапханәчесе "Әкият" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә "Кыш бабайга хат яз" акциясен үткәрде. Балаларга кыш турында китаплар тәкъдим күрсәтелде, табышмаклар әйтелде. Соңыннан хатны ничек язарга икәне аңлатылды, балаларның теләкләре тыңланды.

Бөрбашта Мәүлид бәйрәмен зурлап уздырдылар, ул  берничә чараны берләштерде. Авылда мәчет ачылуның 25 еллыгы һәм район имамнарының гомуми нәтиҗәләр буенча айлык җыелышы истәлекле мизгелләргә бай булды. 

2нче декабрь көнне Казан шәһәре шахмат мәктәбендә муниципаль хезмәткәрләр арасында шахмат буенча Спартакиада ярышлары үтте. Әлеге ярышларда безнең район командасы составында Сәләхетдинова  Рәзинә  һәм Сафин Илнар  катнашты. Алар матур уен күрсәтеп яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.  9 уеннан 7 очко жыеп...

30 ноябрь көнне Пыжмара авыл китапханәсендә ТР конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан  китап күргәзмәсе төзелде һәм "Конституция- илнең төп законы" дип исемләнгән күзәтү үткәрелде.

28 ноябрь көнне Пыжмара авыл китапханәсендә әниләр көне уңаеннан  "Әниемнең йөрәк җылысы"исемле кичә үткәрелде.Әниләрне бәйрәм белән авыл җирлеге башкарма комитетының урынбасары  Гайсина И.Р. котлады.Бу кичәдә әниләргә карата бик матур теләкләр, рәхмәт сүзләре әйтелде.Кичәбез чәй табыны артында дәвам итте.Бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International