ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

4 октябрьдә Бөрбаш авыл китапханәсендә "Сәламэт тәндә - сәламәт акыл" исемле әңгәмә үтте.

Мәрхәмәтлелек, игелек, хөрмәт! Бу сүзләр, әлбәттә, кечкенә йөрәкләрдән үк, күңелгә олы юл булып салынырга тиеш. Шул уңайдан, “мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында Көек авылы китапханәсендә балалар белән берлектә “Хөрмәт башлана киң күңелдән!” исеме астында әңгәмә-түгәрәк өстәл оештырдык! Алдан әзерләнгән сурәтләрне карап балалар фикерләрен әйттеләр, мәрхәмәтлелек атнасында гына түгел, һәрдаим ярдәмләшеп торырга дип сүз куештылар. Матур әдәбияттан әсәрләрне укып, әсәр геройлары тарафыннан эшләнгән әйбәт күренешләрне укып күрсәттеләр.

1 Октябрь көнне  көзге акция “Мәрхәмәтлелек атнасы” һәм өлкәннәр көне кысалары астында Көек авылында ялгыз калып берүзе гомер итүче өлкән кешебез Вагыйз абыйга Көек китапханәчесе, балалар белән берлектә күчтәнәчләр кертеп, бәйрәм уңаеннан хәлләрен белеп, тәбрикләп кайттык!

1 Октябрь –өлкәннәр көне уңаеннан Көек авылы китапханәсендә  “Тормышыбыз бизәкләре” исеме астында тематик-муз. Кичә оештырдык. Балалар катнашында үткәрелгән бу чараны бик ошатты хөрмәтлеләребез. Ахырдан авылыбыз иганәчеләре көче белән тупланган бәйрәм өстәле янында чәй эчерү белән тәмамланды.

Агымдагы елның 4 нче октябрендә “Социаль туризм» программасы кысаларында  социаль – тернәкләндерү булекчәсендә тернәкләнүче инвалид hәм өлкән яшьтәге пенсионерлар Сабадагы туган якны өйрәнү музеенда кунакта булдылар.

  

3 октябрь көнне Алан авыл китапханәсе укучылары сугыш ветераны Нәҗипов Габделкани бабайны өлкәннәр көне белән котлап хәлен белеп кайттылар. Балалар ветеранга кечкенә генә концерт номеры да әзерләгәннәр иде.

1 нче октябрь көнне «Мәрхәмәтле Татарстан» кысаларында Шубан авыл китапханәсендә китап укучы балалар өйләрендә әби – бабайларына  кычкырып укулар оештырдылар.

30 сентябрь көнне «Мәрхәмәтле Татарстан» кысаларында Экология елы уңаеннан Шубан авыл китапханәсе мәктәп укучылары белән авылыбызның елга – яр буйларын чистартуда катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International