16 июнь көнне үзәк китапханәдә район китапханәчеләренең семинары булып узды. Семинар барышында 1-2 кварталда эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды, алда торган бурычлар билгеләнде.
Россия, республика күләмендә уздырылган бәйгеләргә катнашучы китапханәчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Семинарның практик өлешендә Экология елы уңаеннан , үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Җирдә кала эзләр»- исемле экобатл күрсәтелде.