ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Изге Рамазан ае уразасының беренче көнендә,  27 майда,  Смәел авылы мәчетендә зурлап Ифтар мәҗлесе  үткәрелде. Мәҗлестә барысы 120 ләп кеше катнашты.  85-90 яшьлек өлкәннәребезнең дә катнашуы мәҗлесне тагын да ямьләндерде. Ифтар мәҗлесен оештыруда төп иганәчеләр “Смәел” җәмгыяте  һәм  җирле эшмәкәребез Әхмәдиев  Фәнис Васил улы булдылар. Мәҗлескә килгән һәркем күчтәнәч белән килде. Авыру сәбәпле биредә катнаша алмаганнарга, мохтаҗларга бәйрәм табыныннан өлеш чыгарып күчтәнәчләр таратылды. Бу эшләрне мөтәвәллият рәисе Солтан Ибраһим улы башлап, оештырып йөрде. Мәҗлес табынын әзерләүдә  һәм хезмәт күрсәтүдә 20 ләп кеше катнашты. “Смәел” җәмгыяте директоры Илһам Мансур улы Шакиров, авыл җирлеге башлыгы Рифнур Гайнан улы Йосыпов килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, мондый чараларның алга таба да дәвамлы булуын теләделәр.

4 июнь көнне Куныр мәдәният йорты хезмәткәре китапханә хезмәткәре белән берлектә “ Наркомания без сина каршы” дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Яшьләргә наркомания буенча лекция укылды, сораулар аша аларның наркоманиягә карата уй-фикерләрен тыңланды.

"Гомерләр үтә икән ул

Үтә дә китә икән ул"... Әйе гомер дигәннәре бик тиз үтә. Шушы көннәрдә Чепья авылында яшәүче, гомерен  китапханәче һөнәренә багышлаган Гайфуллина Гөлнара Лотфулла кызы үзенең 70 яшьлек  матур юбилеен билгеләп үтте. Элек бергә эшләгән хезмәттәшләре аны шушы бәйрәме белән котладылар. Ялгызы гына ул үстергән Гөлнара апаның  бүгенге көндә  йорты оныклар белән шаулап тора. Киләчәк гомерендә аңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез!

4 июньдә балаларны яклау көне уңаеннан Чутай мәдәният йортында " Күңелле эстафета " дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Көн салкын булганга, бәйрәм фойеда үтте. Балалар бергәләп тә, аерым- аерым да төрле спорт ярышларында актив катнаштылар.
3 июнь көнне Кенәбаш авыл клубы балаларны яклау көне уңаеннан “Без балачак иленнән”дигән исем астында күңел ачу кичәсе уздырды.Авыл уртасында урнашкан балалар мәйданчыгында саф һавада балалар өчен татар халык уеннары, ,шулай ук хәрәкәтле уеннар оештырылды. Балалар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар, соңыннан бергәләшеп саф һавада чәй эчтеләр.
3 июнь көнне Нөнәгәр мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә мәктәп стадионында, 1 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан, 1-5 сыйныф укучылары өчен "Кунелле стартлар" оештырды.
Куныр мәдәният йорты, 1 июнь – балаларны яклау көне уңаеннан, Куныр урта мәктәбенең “Кояшкай” лагеренә йөрүче балалар өчен “Бәхетле балачак” дип аталган дискотека уздырды. Дискотека барышында балаларны бәйрәм белән котладык, төрле мавыктыргыч уеннар оештырдык, кызыклы сорауларга бергәләп җаваплар эзләдек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International