ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Смәел авыл китапханәсе 5нче июнь –Бөтендөнья әйләнә тирәне саклау көне уңаеннан балалар белән “Җирем, суым, күгем”исеме астында чара уздырды.Балаларга табигатьтә үз- үзеңне тоту кагыйдәләре хакында сөйләнде, ахырдан “Мин һәм табигать”дигән леп-бук ясалды.

Халык-ара балаларны яклау көне уңаеннан ,Чапшар авылы балалары белән авылыбызның тарихи урыннарының берсе- 17 гасырда безнең авылда яшәгән мариларның зират урынына сәяхәт кылдык. Марилар үзләре табына торган урынны “Кирәмәт” дип йөрткәннәр икән. Бу зират та “Кирәмәт” зираты дип тарихка кереп калган. Безгә бу турыда һәм авылыбызның тарихын, аның күренекле кешеләре, “Пүгәч” кушаматларының килеп чыгу тарихларын һәм башка бик тарихи , кызыклы вакыйгалар турында Гаязов Шәүкәт абый бик эчтәлекле итеп сөйләде. Шәүкәт абыйны авылыбызның “Шәҗәрәче бабае” дип әйтсән дә ялгыш түгел, чөнки ул авылда яшәүче һәр кешенең 7 буын бабасын бик яхшы белә һәм шәҗәрәләр төзеп бирә. Ул Казан архивларында казынып авылыбыз тарихын кызыксынып өйрәнә. Балалар аның сөйләгәнен тын да алмый йотылып тыңладылар, аннан сорау артыннан сорау яудырдылар. Бу сәяхәт ,аларда авыл тарихын өйрәнүгә бик зур кызыксыну уятты. Тагы авылыбызның шундый урыннарга бару теләген белдереп йөз тапкыр кабатладылар. Торна кырында, табигать кочагында тәмле итеп йомыркалар ашап, уеннар уйнап бик рәхәт һәм файдалы ял итеп кайттык.
1 июнь көнне Комзавод авыл клубында Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан "Эх, күңелле балачак!" бәйрәме уздырылды.

5 нче июнь көнне Бөрбаш китапханә филиалында жәйге лагерьга йөрүче балалар белән "Нинди матур минем туган җирем!" исемле балалар иртәсе үтте.

Бөрбаш китапханә филиалында ясле-бакча балалары "Һәр көн - үзе бер тарих" исемле  күргәзмә белән таныштылар.

1 июнь-балаларны халыкара яклау көне алдыннан авылыбызда чын бәйрәм булды.Балалар белән очрашуга Казан каласыннан кадәр чакыруымны кабул итеп,балаларның яраткан шагыйрәсе Йолдыз апа Шәрапова кайтты. Шагыйрә апрель аенда үзенең күркәм юбилеен-55 яшьлеген билгеләп үткән иде.Очрашуны әлеге күркәм дата белән котлап башлап җибәрдем.
Балалар шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр,сораулар бирделәр.Шигырьләренә язылган җырларны җырладылар.Очрашуда укытучылар да,әти-әниләр,өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар.Һәркемнең дә Йолдыз апа белән якыннан танышасы килде. Йолдыз апа үзенең яңа китаплары белән таныштырды.Үзе дә шигырьләрен сөйләде. Ахырдан әти-әниләр балалары өчен автограф язылган китапларын сатып алдылар.Әлеге очрашудан күңелләрдә әйтеп бетермәслек рәхәтлек калды.Балаларны шатландырып,гади авыл китапханәчесенең чакыруын кабул итеп кайткан Йолдыз апа Шәраповага ихлас рәхмәтләрем яусын!!!!

Күптән түгел мәгариф ситемасында озак еллар укытучы булып эшләгән, лаеклы ялда булган ветераннарыбызның –  Назметдинова Елена Тихоновнаның  (Балтач мәктәбе), Гайфетдинова Сәрия Мансур кызының (Балтач мәктәбе), Фатыйхова Сания Фатыйх кызының (Балтач мәктәбе), Юсыпов Рәҗәп Гәбделхәй улының (Карадуган мәктәбе) юбилейлары булып узды.

Мәгариф идарәсе коллективы хөрмәтле укытучыларыбызны юбилее белән котлап мәгариф өлкәсенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, изге теләкләрен җиткерде, киләчәктә дә тазалык-саулык, тынычлык теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International