ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бәйрәмчә киенгән Балтач мәктәбе укучылары бүген иртәдән үк үзәк урам аша үтеп, бик күпләрне яшьлекләренә кайтарды. 

Матур гадәт буенча алар иң элек “Батырлар аллеясы”на  килеп һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

 

– Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Тарих онытылырга тиеш түгел, олы тормышка аяк баскан мизгелләрдә без батырлар алдында баш иеп, алардан хәер-фатыйха алабыз, – ди укучылар бертавыштан.

 

Ак юл сезгә, балалар.Үтәсе юлларыгыз киң һәм якты булсын. Уңышлар сезгә.

 

52нче мәртәбә үткәрелүче «Дуслык учагы-2017» слет-фестивале Балтачта узды.

Дуслык, милләтләр дуслыгы, чиктәш күршеләр дуслыгы... Нәкъ тә менә шушы сәбәпләр аркасында 23 май көнне районыбыз балалар тавышыннан шаулап-гөрләп торды. 52нче мәртәбә үткәрелүче «Дуслык учагы-2017» слет-фестивалендә ак, зәңгәр, кызыл төсләр өстенлек итсә дә, һәркем әлеге төсләр бергә кушылгач өзелмәслек дуслык җепләре барлыкка килүен яхшы аңлый иде. Ярты гасыр чиген үтеп киткән, өч республиканы бердәм иткән әлеге чара үз тарихында беренче тапкыр өч район башлыгы катнашында узды. Катнашучылар арасында шулай ук Мари Иле Республикасы Мари-төрек районы, Киров өлкәсе Малмыж районы, Татарстан Республикасы Балтач районы укучылары, өлкәннәр, ТРның Мәгариф министрлыгы вәкилләре, мәгариф идарәсе җитәкчеләре дә бар иде. Алар һәркайсы балалар күңеленнән ташып торган бәйрәм рухын эләктереп алып, үзләре дә балалар белән рәхәтләнеп биеде, күңел ачты, шагом марш атлады.

Балтачта балалар катнашында үткән концертларны яисә төрле тематик чараларны тамаша кылганда еш кына бер үк фикерне ишетергә туры килә.

Янәсе, Балтач бистәсе балалары өчен мөмкинлекләр зур, ә авыл баласы өчен сәнгать мәктәбе булмау талантларны үстерергә аяк чала. Беренче карашка шулай. Авыл баласы җырларга яки биергә, я булмаса театр сәнгатенә, нәфис сүз осталыгына өйрәнәм дип кенә ничә чакрым юл үтеп, көндәлек Балтачка йөри алмый. Нигездә, алар мәктәп базасында булган түгәрәкләргә риза булып, шунда гына шөгыльләнә. Тик... Бик сәләтлеләргә, бәлки бу очракта бик үҗәтлерәкләргә дип әйтү дөрес булыр, авыл җирлегендә сәнгать мәктәбе булмау киртә түгел. Күңел биргәннәр үз теләгәненә барыбер ирешә... үзлегеннән булса да.

Егерменче май көнне без сыйныф белән Казанга бардык. Анда "Мавыктыргыч фән һәм техника йорты"на кердек.

Бу бинадагы төрле экспонатлар белән таныштык, самолётларны, көзгеле бүлмәне күрдек. Экскурсия җитәкчесе безгә бөтен төр мәгълүматны да яхшылап аңлатты. Шулай ук безгә биредә шоу оештырдылар.

 

Балтачыбызга кире кайтканда төрле җырлар җырлап, рәхәтләнеп күңел ачтык. Әлеге сәяхәттән без бик күп әйбер белдек һәм ул безгә бик ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International