ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бөрбаш китапханә филиалында 3 сыйныф укучылары бөек Тукаебызны искә алып, шигырьләр сөйләделәр. 

Габдулла Тукай-өлкәннәрнең дә,балаларның да яраткан шагыйре.Аның шигырьләрен кайчандыр әти-әниләребез укып үскән,хәзер аларны балалар өйрәнеп үсә.Чыннан да алар җанны җылыта,күңелне яктырта,туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли. 26 апрель көнне "Карлыгач" балалар бакчасыннан килгән нәниләребез белән Арбор авыл китапханәсендә "Тукайлы балачак" исемле чара оештырылды.Шагыйрьнең кечкенәдән белем алырга,эш сөяргә,табигать белән дус булырга өндәгән иҗаты балалар тарафыннан яңгырады.Бәйрәм Туган тел җыры  белән тәмамланды.

25.04.2017 “Балтач 2 нче балалар бакчасы” МБМББУ базасында “Әкияти могъҗиза серләре” дип исемләнгән интеллектуаль очрашу уздырылды. Уен-бәйгенең максаты: Балаларның әкиятләр турында белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү, гомумиләштерү; матур әдәбият әсәрләренә, китап укуга кызыксыну тәрбияләү. Уен- бәйгедә катнаштылыр: Балтач бистәсендәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре командалары һәм Кече Лызи, Кариле, Сосна балалар бакчасы командалары. Уен-бәйге нәтиҗәләреннән чыгып җиңүчеләр билгеләнде, диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

1 урын – “Балтач 5 нче балалар бакчасы”

2 урын – “Балтач 2 нче балалар бакчасы”

3 урын – “Балтач 4 нче балалар бакчасы”

3 урын-  “Кече Лызи балалар бакчасы”

Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны караучы ата-аналары игътибарына:

- укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нинди укыту программасы кирәклеген ачыклау һәм медико- социаль экспертиза (ВТЭК) үткәрү өчен ПМПК (психолого- медико- педагогическая комиссия) оештырыла.  

- балтач муниципаль районында ПМПК елга 3 тапкыр – декабрь, март һәм август айларында уза. Киләсе комиссия утырышы 2017нче елың 17нче августында узачак. Документларны мәгариф идарәсенә алдан китерү сорала.

Белешмә өчен: 2 этаж, 1нче кабинет, телефон 884368 2-52-32, Набиева Резеда Риф  кызы.

26 апрель көнне Балтач муниципаль районында Чернобыль атом электр станциясендә булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү эшләрендә катнашкан 23 райондашыбызга “Наз” үзәге хезмәткәрләре өйләренә барып Балтач муниципаль район башлыгының бүләк-күчтәнәчләрен тапшырдылар һәм “Моя газета”га бушлай яздыртуны оештырдылар.

26 апрель көнне Бөек шагыйребез Г. Тукайның 131 еллыгын  Субаш авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен   “Тукайны яратабыз”  дигән уен- викторина аша билгеләп үтелде. Соңыннан укучыларның  белемнәрен киңәйтү максатыннан “Гомерендә-  халкы язмышы, җырларында - халкы  моңнары” дигән презентация күрсәтелде.

Сәбәбе - капка төбендә яки территориядән чыгып, төзелеш кирәк-яраклары саклаган өчен....

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче админстратив чисталык комиссиясенең чираттагы утырышына бертөркем Югары Субаш һәм Норма авыл җирлекләренең гражданнары чакырулы иде. 

Салавыч һәм Бөрбаш авыл җирлегенең Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләк тапшырылды.

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, районыбызның сугыш ветераннарына сугышта һәлак һәм кайткач вафат булганнарының тол калган хатыннарына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинның Котлау хатларын һәм бүләкләрен өләшү дәвам итә.

Хәзер көннәр озыная бара, караңгы соң төшә. Шушыларны һәм һава торышы әйбәт торуын исәпкә алып, энергия чыгымнарын экономияләү максатыннан, район башлыгы тарафыннан Балтачта һәм 17 авыл җирлегендә урамнарда багана утларын кичке сәгать 20.00дә генә яндырырга дигән күрсәтмә бирелде. Әлеге күрсәтмә барлык җирлекләргә дә бердәй кагыла.

26 нчы апрель көнне Алан авыл китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына131 ел уңаеннан "Тукай безнең йөрәкләрдә!" исемле кичә уздырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International