ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

19 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Бөтенроссия кичке китапханә акциясе кысаларында “Кичке китапханә серләре”дип аталган уен-тамаша узды. Чарага килгән кунакларны клоуннар Шалапай белән Шалун каршы алып, балалар китапханәсенә алып керделәр. Уку залында аларны урман җәнлекләре Керпе, Бүре, Урман патшасы табигатьне саклауга юнәлтелгән төрле уеннарда сынадылар. Ә Кылый белән Карлсон кунакларга үз уеннарын бүләк иттеләр. Чарабыз интернеттан алынып, табигатьне саклауга багышланган “Родничок” диелгән мультфильм карау белән төгәлләнеп, туган якка сак караш тәрбияләргә ярдәм итте.

Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы кысаларында Чепья авыл китапханәнәчесе  бүгенге көндәге лаеклы ялдагы китапханәче Гайфуллина Гөлнара янында булып кайтты.  Китапханә яңалыклары ,  яңа вакытлы матбугат белән таныштырып, китапларын алыштырып  өлкән  яшьтәге  китап укучыларның хәлләрен белеп тору китапханәнең  матур гадәтенә әйләнде.

Җир йөзендә бик күп төрле һөнәрләр бар. Бүген Чепья балалар китапханәчесе урта мәктәпнең 3 сыйныф укучылары белән шул хакта "Профессиии все важны" дигән чара үткәрде. Укучыларга башта  һөнәрләр турында видеоролик  күрсәтелде, аннан әти-әниләренең һөнәрләре  турында фикер алышу булды, соңыннан алфавиттагы һәр хәрефтән башланган  һәнәрләрне санадылар. Соңыннан  хезмәткә багышланган әйтем-мәкальләрне  искә  төшерделәр.

18 нче апрель көнне Алан авыл китапханәсендә "Китап табиблары" көне уздырылды. Китапханәгә йөрүче, китап сөюче укучылар бик теләп "авырган китап"ларны дәваладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International