ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2017 ел
шимбә

29 нчы март көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә, китап атналыгы кысаларында, иң актив укучылар тарафыннан “Китаплар шифаханәсе”ндә китапларны дәвалау көне уткәрелде. Бу чара таушалган китапларны яңартырга өйрәтү, китап укуга кызыксыну тәрбияләү максатыннан үткәрелде һәм һәр укучы үзе “дәвалаган” китабын укырга дип яздырып алды.

25 март көнне Яңгул мәдәният йортында балалар бакчасы коллективы, анда тәрбияләнүче балалар һәм әти - әниләр көче белән әзерләнгән зур концерт булып узды.Мәдәният йортының фойесында әти - әниләрнең, балаларның кул эшләреннән күргәзмә, ярминкә оештырылды. Шулай ук бәйрәмгә килгән кунаклар стендлар аша бакчада үткән чаралар, күңелле мизгелләр белән танышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International