ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2017 ел
дүшәмбе

«Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Буыннан буынга. Юл куркынычсызлыгы мәктәбе" Бөтенроссия конкурсында катнаша.

 

19 нчы март көнне Балтач сәнгать мәктәбе укытучылары hәм укучылары Киров өлкәсенең Бөтендөнья конгресы канат астында үткәрелүче VI нчы регионара “Нократ моңнары” конкурсында катнашып, иң югары нәтиҗәләргә ирешеп ,истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. - “Восторг” бию төркеме (җитәкчеләре Васинкин Э.Г., Давлетшина Л.А., Юсупова А.Р.) – Гран – при; - “Гармония”укытучылар квинтеты(Аскарова Г.Р., Гарафутдинова Ф.Ф., Гарифуллина Э.М., Миргалимова Г.З., Хабибрахманова Г.А.)- Гран-при; - Гарафутдинова Ф.Ф.- I нче дәрәҗә лаурет; -Файзрахманова А.Ф.- I нче дәрәҗә лаурет; -Аминова Д(җитәкчесе Файзрахманова А.Ф)- II нче дәрәҗә лаурет; -Шарипова А(җитәкчесе Гарафутдинова Ф.Ф) – катнашучы.

 Иртэнге сэгатьлэрдэн ук сатып алучылар куп иде. Алар бигрэк тэ ит, сот сатып алды. Товарнын сыйфатлы булуын ассызыклады. Жирлектэге барлык оешмалар, мэгариф учреждениелэре, шэхси эшмэкэрлэр дэ ярминкэне оештыруга уз олешлэрен керткэннэр. Ярминкэ комиссия тарафыннан 7 балл белэн бэялэнде.

Утырышны Балтач район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды. 


1. Балтач муниципаль районының 2016-нчы елгы бюджет үтәлеше турында (беренче укылыш) чыгыш ясар өчен сүз район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Мәгъсүм улы Ильясовка бирелде. 
Шулай ук әлеге теманы яктыртып, "Гранит" җәмгыяте җитәкчесе Раиф Гафиуллин да чыгыш ясады. 

Капиталь ремонт эшләре бара торган мәгариф учреждениеләрдән бистәнең "Карлыгач" исемендәге 3 номерлы балалар бакчасында эчке һәм тышкы өлешләрендә капиталь ремонт эшләре бара. 

"Үз мәктәбеңә булыш", "Үз бакчаңа ярдәм ит" хәйрия акцияләре барлыгын һәркем белә. Шуңа күрә, бәлки, әти-әниләр арасында яки бу бакчада тәрбияләнеп үскән, хәзерге көндә ярдәм итәргә мөмкинлеге булган иганәчеләр булуы бар. Биредә төзелеш эшләрен 1 августка тәмамлап бетерү бурычы куелган. Биредә төзекләндерү эшләре “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә капиталь ремонт” программасы нигезендә бара. 

«Борнак» җәмгыятендә дә язгы кыр эшләренә тулы әзерлек алып барыла. Әлегә 40 тонна аммиак, 198,4 тонна катлаулы ашлама әзерләнгән. Дөрес, бу әле җитәрлек күләмдә түгел, бары 80 % кына.

Шулай да хуҗалык хезмәткәрләре өчен әлеге агротехник чараларның хөкүмәт тарафыннан бирелүе, ягъни минераль ашламага субсидия каралуы да зур әһәмияткә ия.


Симәнәгә килгәндә монда тулы әзерлектә алар. Сортларны яңарту максатыннан, арпаны «Тимерхан»нан «Нур»га, ә борчакны «Таң»нан «Ватан»га алыштырып карарга булганнар.

Бу тармакның никадәр кирәкле икәнлеген укучыларыбызга аңлатып торуның кирәге юктыр. Бүгенге көндә максатлары күпмедер дәрәҗәдә үзгәрсә дә, халыкның көнкүрешен, көндәлек ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә алар алыштыргысыз. 2016 елда гына да торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе тарафыннан халыкка 63 млн. сумлык хезмәт күрсәтелгән.

 Бу атнада әлеге хезмәт ияләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан без район торак-коммуналь хуҗалыгы ида¬рәсе җитәкчесе Рашит ГАРӘФИЕВ белән әңгәмә кордык.

2017 нче елның 17 мартында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова Улисьял башлангыч мәктәбенең балаларына “Татарстан – минем ватаным” темасына дәрес уткәрде. Әлеге чара ТАССРның 2020 елда 100 еллык билгеләп утәчәк юбилеены багышланган иде. 
Балалар бик теләп ТАССР ның тарихын һәм анда яшәүче төрле милләт гореф-гадәтләре белән таныштылар.

Районда татар авыл клублары һәм мәдәният йортлары арасында бара торган «Бердәм булып хезмәт итү кирәк иман, әхлак, гореф сагында...» фольклор конкурсының 14 март көнне Түбән Кенә авылы клубында үткән чарадан берничә фотомизгел. Анда Карадуван, Таузар, Кенәбаш, Түбән Кенә һәм Кили авыл клублары катнашты.

Районыбыз җирлегендә бер-бер артлы үзешчән сәнгать бәйгеләре оештырылып кына тора. Удмурт милләтеннән булган райондашларыбыз яшәүче авыл клублары арасында "Шулдыр жыт" - "Күңелле кич" бәйгесе булып үтте. Һәр авыл җирлеге үзешчәннәре арасында "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана" дип исемләнгән конкурс, шулай ук авыл җирлекләренең актив яшьләре катнашындагы "Барбарбия! Киргуду!" исеме астынеда КВН уеннары дәвам итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International