ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2017 ел
сишәмбе

7 нче март көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә 8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Әни кешегә 70 төрле һөнәр дә аз” дигән тематик кичә булып узды. Кичә барышында әниләр, китапханәгә актив йөрүче балалар тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч – “Куян малае”ның әнисен эзләве турында әкиятне карадылар, кичәнең исеменнән күренгәнчә, үзләренең теләсә-нинди өлкәдә белгеч булуларын исбатлап, бәйгедәкатнаштылар. Укучылар әниләренә-укытучы апаларына көч биреп, җан атып утырдылар. Нәтиҗәдә, кичәгә килгән әниләр барысы да җиңүче дип танылды һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Бүген - 7 март көнне район мәдәният үзәгендә Балтачыбызның гүзәл затлары булган кадерле әниләр, йомшак әбиләр, назлы ханымнар, сылу кызлар хөрмәтенә бәйрәм концерты булып узды. 

 

6 мартта Смәел авыл китапханәсе Смәел урта мәктәбе белән берлектә "Гөлләргә тиңлим сезне"дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары һәм кадерле әниләр катнашты.

Аналарның иң зур батырлыгы - балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларны илебезгә,халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү,сау-сәләмәт үстерү,аларның рухи байлыгын кайгырту.Кешелеклелек, тырышлылык,гаделлелек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә бала күнеленә ана назы аша салына.

Кичә балаларның чыгышлары, әниләр өчен конкурслар, шагыйрьләребезнең әниләребезгә дан җырлаучы шигырьләре белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International