ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

4 нче март конне Балтач гимназиясында, Камалов Рөстәм Закирович призына 2008нче елгы һәм аннан яшьрэк балалар арасында шахмат ярышлары уздырылды. Элеге ярышларда Мамадыш шэхэреннэн хэм Этнэ районыннан да балалар катнашты.Ярышлар оешкан тостэ,, матур уткэрелде. Жинучелэргэ спонсорыбызның махсус ясатылган медальлэре һәм булэклэре тапшырылды. Шулай ук ярышта катнашучылар спонсор хисабына тукландырылды һәм истэлекле бүлэклэр бирелде. 
 

3 март көнне үзәк зурлар китапханәсендә профориентация юнәлеше буенча “Хезмәтен сөйгән – бәхетен тулы иткән” дип исемләнгән очрашу кичәсе булды. Кичәгә Балтач урта мәктәбенең 8нче сыйныфлары белән очрашуга төрле һөнәр ияләре килде. Укытучы, полиция вәкиле, косметолог, хисапчы, сатучы, авыл хуҗалыгы белгече үзләренең һөнәрләре турында сөйләде. Социаль-гуманитар белем институтыннан Балтач районы буенча региональ куратор Салихова Миләүшә Гариф кызы һәм "Арча агросәнәгать һөнәри колледжы”ның 2нче номерлы филиалыннан Әхәтов Нияз Фәрит улы да үзләренең уку йортлары турында сөйләп, белгечлекләр белән таныштырдылар.

Гаять бай күргәзмәдән соң авыл үзешчәннәре гаять  тә мәгънәле концерт куйды.

 Уйландырырлык җырлар, күзләрне яшьләндерерлек нәфис сүз, оста биюләр берәүне дә битараф калдырмагандыр. Концерт туган як, хезмәт кешесе темасына туры килерлек итеп әзерләнгән, тамашачы да һәр чыгышны алкышлар белән каршы алды, көчле кул чабулар белән озатты. 

"Кама" җәмгыятенең Сәрдек фермасында бүгенге көндә дуңгыз, үгез һәм таналар үрчетәләр. Без килгән вакытта Чепья ветеринария участогы баш мал табибы Илгиз Гыйльмуллинның малларга прививка кадаган чагы иде. Эшчеләр барысы да мәш килеп маллар янында "кайнаша". Ферма мөдирен эзләп яннарына бардым. Мөнип Гомәров ял йортында булу сәбәпле, әлеге вазыйфаны бригадир булып эшләүче Альберт Сираҗиевка йөкләгәннәр икән.

Районда өстәмә белем бирү педагоглары һәм педагог-оештыручылар өчен “Йөрәгемне балаларга бирәм” республика конкурсының муниципаль этабы үтте. 
Конкурста барлыгы биш мөгаллим катнашты. Куныр урта мәктәбеннән Радик Фәйзразманов, Бөрбаштан Ләйсән Әхмәдиева, Балтачтан Руфия Әхмәдуллина, Кече Лызидан Лилия Закирҗанова һәм Субаш мәктәбеннән Энҗе Хөснетдинова арасында кискен ярыш барды. 
Руфия Әхмадуллинага тиңнәр булмады. Энҗе Хөснетдинова – икенче, Лилия Закирҗанова һәм Ләйсән Әхмәдиева өченче призлы урын яулады.

Карадуган авылының “Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее”нда тантаналы чара булып үтте, 5 сыйныф укучыларын “Кызыл ромашка” сафларына кабул иттеләр. ...

Районда “Дус сыйныф серләре”дип исемләнгән республикакүләм бәйгенең район этабы үтте.

Һәр гаилә үз баласын итагатьле, эш сөючән, белемле, кешелекле итеп тәрбияләргә тырыша. Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ата-ана – төп тәрбиячеләр. Әмма тәрбия берьяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы – мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә. Мәктәп һәм гаилә тәрбиясе бербөтен булганда, балага бердәм таләп куелганда гына әлеге эш шатлыклы, ике якка да канәгатьләнү хисе бирә торган һәм уңышлы була ала. Яшь буынны тәрбияләгәндә, мәктәп белән ата-аналарның һәрвакыт бер сүздә булуы шарт.

3 март көнне иртәнге сәгатьләрдә үк "Эльдорадо" сәүдә йорты каршындагы мәйдан халык белән тулган иде. Биредә Бөрбаш авыл җирлегенең ярминкәсе гөрли. "Бөрбаш" җәмгыяте печән, салам, ашлык, бәрәңге, ит, сөт һәм сөт ризыклары, бал алып килгән иде. Ассортимент, бизәлеш, оештыру сыйфаты югары дәрәҗәдә булса да, халыкның бар игътибарын сатуга алып килгән ак ат җәлеп итте. Бәясе дә "тешләми" - 77 мең сум. Малкайның иясе табылыр дип ышанып калыйк. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International