ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2017 ел
якшәмбе

Иске Салавыч авылында туып-үсеп, Норма егетенә тормышка чыгып, бар гомерен шушы авылга багышлаган әбием - Гөлсирә Хөснетдин кызы Галиеваның бүген гомер бәйрәме – 90 яшьлек юбилее. 

Район мәдәният йортында өченче чакырылыш Балтач район советының уникенче утырышы булды.

Утырышта депутатлар, җирлек, хуҗалык, оешма-предприятие, учреждение, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, эшмәкәрләр, активистлар катнашты. Көн тәртибендә муниципаль район советының 2016 елгы эшчәнлеге, социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм быелга бурычлар турындагы мәсьәләләр каралды. Докладны район башлыгы Рамил Нотфуллин укыды. Фикер алышуларда "Кызыл юл" хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин, Пыжмара авыл җирлеге җитәкчесе Рафил Җәләев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева, депутат Сәйдәш Исрафиловлар катнашты.

Мөхтәрәм кунаклар эшлекле сәфәрләрен дәвам итеп, район мәдәният үзәгенә юл алды. Биредә алар мәгариф учреждениеләре тарафыннан әзерләнгән күргәзмә белән танышты. 
Һәр коллектив янына аерым тукталып укучылар белән якыннан аралашып, аларга киләчәктә уңышлар теләделәр. Мәгариф министрын аеруча калайдан бизәкләр ясаган кызлар таң калдырды. 

Балалар бакчасы сабыйларының җырлы-биюле чыгышларын да бик үз итте Энгель Нәвапович. 
 

Энгель Нәвапович иң элек Балтач урта мәктәбендә булды. ТР премьер-министры урынбасары белән шулай ук Тататарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да бар иде. Аларны Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөрде. Кунаклар мәктәпнең үткәне, бүгенгесе, ирешкән уңышлары белән танышты. Дәресләрдә булып, укучылар белән аралашты. 
 

Балтач районының Бөрбаш авылында колбаса цехы ачылу "сарафан радиосы" аша күрше районнарга да барып ирешкән.

(Казан, 17 гыйнвар, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Лилия Нурмөхәммәтова). Авылга сирәк кайтыла. Кайткан саен, Илшат колбаса ясый башлаган, бик тәмле, бернинди дә катнашма өстәмичә генә эшли, дип мактаганнарын ишетсәм дә, янына кереп чыгарга җай булмады. Балтач районының Бөрбаш авылында колбаса цехы ачылу “сарафан радиосы” аша күрше районнарга да барып ирешкән булып чыкты. Хәтта Саба, Теләче, Кукмара районнары да ит эшкәртергә аның янына киләләр.

16 февраль көнне Түнтәр авыл китапханәсендә герой шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган “Әкияттәге серле йомгак булып, җырым калды сүтелеп юлымда...”- дип исемләнгән 2,3,4 сыйныфта укучы китап укучылары өчен әдәби кичә үткәрелде. Максатыбыз: татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләренең бөеклеген дәлилләү, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, авыр чакларда бөгелеп төшмәскә, авырлыкларга бирешмәскә өндәү, ихтыяр көчен тәрбияләү иде. Без аның шигырьләре белән таныштык, җырларын җырладык, сорауларга җавап биреп белемнәребезне барладык. Җәлил шигырьләрен укып тормыш тәҗрибәсе тупладык.

15 февраль көнне Борнак авыл китапханәсендә патриотик шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына карата “Үлемне җиңгән шагыйрь” исемле могҗизалар кыры уены 2-4 сыйныф укучыларына үткәрелде. Балаларда батырлык,кыюлык,каһарманлык,тугрылык кебек патриотик сыйфатлар тәрбияләү максатыннан уздырылган бу чарабызны укучылар бик яратып кабул иттеләр. Укучыларның Муса Җәлилнең җырларын шигырьләрен, яратып сөйләүләре сокландырды.

“Сирия балаларына” исемле акциядә районыбыз мәктәпләре актив катнашты. Дәфтәр, каләм, төрле уенчыклар һәм киемнәр үз ияләрен табыр дип өметләнәбез. Бу чарада катнашкан балаларга, укытучыларга һәм барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Күпмилләтле районыбыз җирлегендә удмурт милләтеннән булган иҗат коллективлары арасында "Шулдыр жыт" ("Күңелле кич" - "Веселый вечер") дип исемләнгән районкүләм үзешчән сәнгать бәйгесе дәвам итә. 
19 февраль көнне Чепья мәдәният йортында Чепья һәм Куныр авыл җирелекләре иҗат коллективларының сәнгать бәйгесе. 

Концерт сәгать 19.00дә башлана. 

«Ватаным Татарстан» газетасының ярты гасырдан артык тарихы булган герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш ярышлары быел да Зәй шәһәрендә зур оешканлык белән узып китте. 

Республикабызның төрле төбәкләреннән һәм күрше республикалардан 400гә якын көрәшче ике көн буена бил алышып,үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Узган елгы ярышларда командабыз өченче призлы урында булса, быел исә 15нче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International