ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2017 ел
җомга

8 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә швед язучысы Астрид Линдгренның 110 еллыгына багышланган 7 сыйныфлар өчен  “Язучының маҗаралы дөньясы” дигән темада аның китапларына  күзәтү ясалды. Балалар язучысы Линдгрен укучыларыбызга  “Пеппи длинныйчулок”, “Рони, дочь разбойника “ , “Три повести о малыше Карлсоне” дигән китаплары һәм кинофильмнары, мультфильмнары аша укучыларыбызга күптән таныш. Без бу чара аша  язучының бик күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек булуын,күпкырлы талант иясе икәненә төшендек.

Бүген - 10 февральдә Яңгул авыл җирлеге "Яңа тормыш" җәмгыяте белән бергәлектә Балтач бистәсе үзәгендә ярминкә оештырды. Шулай ук әлеге эшкә мәктәп, балалар бакчасы коллективлары дә үз өлешләрен керттеләр. Ярминкәнең зур әзерлек белән килгәне, бизәлеш ягына да игътибар бирелгәне сизелеп тора. 

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан билгеләнгән комиссия ярминкәне яхшы дип, 7 балл белән бәяләде. 

Ә кичен Яңгул җирлеге уңаннарының күргәзмәсен һәм үзешчәннәренең иҗат концертын карарга район мәдәният үзәгенә чакырып калабыз. Рәхим итегез!!!

“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә 2017 елның 10 февралендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлек командиры Эдуард Перемечев белән очрашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International