ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Чепья  мәдәният йортында 30 декабрь көнне бал-маскарад үткәрелде. Җырчы-биючеләрнең чыгышларын карап, халык  төрле күмәк уеннар, биюләргә катнашты, лотореяга бүләкләр отты (тере әтәч тә бар иде хәтта), рәхәтләнеп киенүчеләрнең  кәмитләрен тамаша кылды. Ә киенүчеләр быел өч дистәгә якын булды. Бәйрәмнең матур, күңелле үтүе  мәдәният йорты  хезмәткәрләре белән китапханәчеләрнең уртак хезмәте нәтиҗәсе булды.

Чепья  балалар китапханәсе  2017 елның беренче китап укучыларын терки башлады. Әтәч елының тәүге китап укучысы булып  урта мәктәпнең  6 сыйныф укучысы Овчинников Дима булды. Хәрби техника, патриотик әсәрләр яратып укый торган Дима бу юлы яңа журналларга өстенлек бирде. Китапханәбез ишекләре һәркем өчен ачык, рәхим итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International