ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген - 1 декабрьдә Балтач гимназиясендә «ачык ишекләр» көне үтте.. Әлеге чара чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирү максатыннан махсус оештырылды. Укучылар Казан Дәүләт аграр университеты һәм Казан Дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очрашты.

Бүген - 1 декабрь көнне үзәк мәчеттә район имамнарының еллык исәп-хисап җыелышы була. Әлеге чарага Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да килде

Билгеле булганча, 1-10  декабрь көннәре Халыкара инвалидлар ункөнлеге дип игълан ителә.

Ул декабрь аенда Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтү уңаеннан, физик мөмкинлекләре чикле булганнарны тагын да ныграк кайгырту максатыннан уза. Ункөнлек дәвамында физик мөмкинлекләре чикле иптәшләр хөрмәтенә бәйрәм чаралары, төрле спорт, күңел ачу бәйгеләре оештырыла. Олы йөрәкле, уңган-булган иптәшләребез ункөнлекне район мәдәният үзәгендә район җитәкчелеге белән җылы очрашудан башлаячак.

Балтач гимназиясе базасында районның балалар оешмалары активистлары өчен укулар узды. 

Чара барышында чыгышлар тыңланды, тәҗрибәләр белән уртаклаштылар, мастер-класслар да күрсәтелде. 

Балтач районы җирлегендә 1 -10 декабрь көннәрендә елдагыча традицион рәвештә, мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга хөрмәт йөзеннән, "Инвалидлар ункөнлеге" була. Әлеге категориягә керүчеләр өчен спорт ярышлары һәм күңел ачу чаралары, төрле кичәләр, очрашулар, "түгәрәк өстәлләр" үткәрелү күздә тотыла.

Яңа елга аяк басарга да бер ай вакыт калып бара. Бәйрәм атмосферасы тудыру йөзеннән, район үзәгендә Яңа ел бәйрәмен уздыруга әзерлек чаралары башланып китте. Иң беренчеләрдән булып, берничә көн элек «Саклык банкы» бинасында чыршы бизәп куйдылар, «Балтач» ял паркында үзәк чыршы да сафка басып килә. Кибетләрдә, сәүдә үзәкләрендә дә чыршылар, уенчыклар сатыла башлады.

«Сабантуй» ял һәм спорт паркында ачык һавада булдырылган заманча экранлы автокинотеатр һәр шимбә кичке сәгатьләрдә халыкка хезмәт күрсәтәчәк. Тәкъдим ителәчәк киноларның афишалары район мәдәният үзәге каршандагы белдерүләр тактасында һәм халык күп йөри торган социаль биналарга, Карадуган, Чепья, Норма авылларында урнаштырылачак. 

Районыбыз җирлегендә барлыгы 28 шугалак булдырылды. Шуның дүртесе бистәдә урнашкан - «Балтач» спорткомплексы янында, «Балтач» ял паркы мәйданында , СМУ микрорайонында һәм Балтач урта мәктәбе территориясендә. Алар кичке 21.00 сәгатькә кадәр эшли, мәйданнары яктыртылган. 
 

«Сабантуй» ял һәм спорт паркы матурлана, заманчалаша бара. Соңгы көннәрдә генә МДСУ-1 районара юллар төзелеше идарәсе тырышлыгы белән Кара күл ягына бара торган юл буенда «Чана-тау» сафка басты. Янәшәдә генә чаңгы юлы булдырылды. Бирегә бистә халкы гына түгел, ә тирә-як авыллардан килүчеләр дә күренә башлады. Паркка керү юллары, мәйданы,чана шуу һәм чаңгы трассасының 1200 метр өлеше яктыртылган. Биредә 17.00 – 20.00 сәгатьләрдә ут яна. Шулай ук радио эшчәнлеген булдыру, музыка яңгырату, автокинотеатрны эшләтү буенча хәзерге көннәрдә эшләр башкарыла.

Кышкы күңел ачу чараларын оештыру уңаеннан, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә җаваплы белгечләр, бүлек җитәкчеләре белән эшлекле сөйләшү булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International