ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Чепья  балалар китапханәсенә Мәскәү шәһәрендә балалар өчен нәшер ителгән  шактый күләмдә  китаплар кайтты. Бу яңа басмалар хакында китап укучыларга төрле формада хәбәр ителде. Иң үтемлесе -мәгълүмати хат- урта мәктәпнең белдерүләр тактасына кече һәм урта яшьтәге китап укучылар өчен аерым китаплар исемлеге эленде. Нәтиҗәсе де озак көттермәде- яңа басмалар балалар тарафыннан тиз арада алынып бетте.

10 октябрьдән 105 FМ ешлыгында эфирга чыгучы  “Кайтаваз”  радиосының тапшырулар сәгатенә үзгәрешләр керде. “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе  белән  яңартылган  килешү  нигезендә,  радио программа  һәр атнаның чәршәмбе һәм якшәмбе  көннәрендә  көндезге  сәгать  13.00дән  14.00кә  кадәр  эфирга чыгачак. 

2016 елның 16 сентябрендә - сары көзнең ямьле көнендә ат чабышы сезонын ябу уңаеннан, "Сабантуй" паркы янындагы мәйданда "Татарстан" авыл хуҗалыгы җәмгыяте призына ат чабышлары булды.

"Татарстан" җәмгыте инде озак еллардан бирле нәселле һәм чабышкы атлар үстерү, үрчетү һәм ярышларга әзерләү белән шөгыльләнә. Сабантуйларында, башка төрле бәйрәм уңаеннан үтә торган ат чабышларында әлеге җәмгыять атлары җитезлекләре белән сынатмый, призлы урыннар яулап килә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International