Чепья авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Туганай" керәшен фольклор ансамбле республика "Балкыш" фестиваленең йомгаклау концертында катнашты. 5 октябрь көнне Казан шәһәренең филармония концертлар залында үткән чарада тамашачыларга "Туганайлар килгән безгә" дигән керәшен җыруын тәкъдим итте.
2016 елның 6 нчы октябрь көнне Балтач районы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучыларга бүлекчә хезмәткәрләре “Уңыш бәйрәме” уздырдылар.