ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2016 ел
шимбә

    1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә  “Сез һәрвакыт яшь” дип исемләнгән  чара уздырылды.

  

ТР Балтач  районында матур , үрнәк гаиләләр бихисап. Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче матур гаиләләр. Югары Шубан авылында яшәүче Равис Мөҗип улы белән Мәгъсүмә Билал кызы Мөҗиповлар гаиләсе дә пар канатлы булулары белән бәхетле. 2016 елның 27 сентябрь көнендә аларның бергә гаилә корып җибәрүләренә 55 ел булды.

Шәрипов Илсур Шәрип улы белән Хәтимә Гарифулла кызының иңгә-иң куеп – гаилә корып яши башлаганнарына 2016 елның 5 нче сентябрь көнендә 50 ел булып китте. Алар икесе дә Яңгул авылында туган. Кечкенәдән үк берсе-берсен белеп күршеләр булып яшәгәннәр. Илсур абый бик яшьли әтисез кала, сугыш арты елларының бөтен авырлыгын күреп үсә. Бөтен гомерен туган авылында механизатор булып эшләүгә багышлый, шуннан лаеклы ялга китә. Хәтимә апа да гомер буе мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыга.

28нче сентябрь көнне район мәдәният үзәгендә лаеклы ялда булган мәгариф хезмәткәрләре өчен өлкәннәр көне булып узды. Район мәдәният үзәгендә узган  җыр-моң бәйрәмендә  ветеран укытучылар, тәрбиячеләр очрашты.  “Болгар” радиосының иҗат коллективы әзерләгән бәйрәм концертын ветераннарыбыз бик ошатты. Бәйрәм чарасыннан кадерле кунакларыбыз бик канәгать булып таралышты.

Балтач басуларында һава торышының  аяз булуыннан  файдаланып тулы куәтенә эш гөрли.   Хәзерге көндә авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре кырларында  кукуруз  алу бара. Турыдан-туры бөртеккә суктыручы һәм  силоска салучы  хуҗалыклар да бар.  Менә,   “Кызыл юл”  җәмгыяте комбайнчысы Нәкыйп  Шәйхетдинов  Дон – 1500 белән  26 сентябрьдә –  130 тонна,  икенче көнне 85 тонна кукуруз  суктырып алган.  Гектарыннан  36 тонна  уртача  уңыш  чыгып бара.  Бу җирлектә кукурузның  “Росс 140”  дигән сорты яхшы уңыш  биргән.

Куныр авылында гомер итүче Зөлхәбирә Гыйльман кызы Нәбиевага  28 сентябрь көнне 90 яшь тулды.  Зөлхәбирә апа Нәбиева  Түбән Субаш авылында  биш балалы гаиләдә иң олы бала булган. 

“Кече яшьтән үк, үз-үземне  хәтерли башлаганнан бирле хезмәттә мин.  Ачлыгын да кичердек,  колхозлаштыру чорларын да күрдек.  Колхозда төрле эштә эшләдем, сугыш  чорында авыл хатын-кызларын  “колхоз кызлары – колхоз  атлары”  дип кенә йөрттеләр.  Нинди генә эш кушмадылар безгә,  эшләмәгәне калмагандыр да...  Атлар да карадым, урак урдым,  җир сөрдем, чәчү чәчтем,   Шәмәрдәннән Субашка   кадәр җәяүләп, тишек чабаталар белән пычракларда, җилкәгә  капчык салып, ашлык ташыдым, урман кистем.   Аннан соң   Арчаның  Мөндеш станциясендә эшләдем,  Зеленодолга  юл салу эшенә алып киттеләр.  Авылдаш  кызлар да бар  иде,  юл салып Ленинградка  кадәр барып җиттек. Ул чорда  сугышның бик каты барган, Мәскәүгә кадәр килеп җиткән  вакыты  иде.   Сугыш беткәч авылга кайтардылар, - ди авыр хатирәләргә  уралган  дәһшәтле еллар турында юбиляр.

Район  мәгариф  идарәсе хезмәткәрләре , 11  мәктәп  һәм  һөнәр  лицее коллективлары  Казанда мәгариф учреждениеләре арасында узган  көзге ярминкәдә  уңышлы катнашып кайттылар.  “Тәкъдим  ителгән продукцияләр арасында иң  бай ассортиментлы” дигән мактаулы исемгә лаек булып,  ТР Мәгариф һәм фән  министрлыгының  Дипломы  һәм  актив катнашкан өчен  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  Рәхмәт хатына  белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International