Балтачта 21 август көнне бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыю тәмамланды. Тулаем 105 мең 600 тонна ашлык җыеп алынды.
Алдагы көннәрдә рапс сугып бетерү бурычы тора. Ул Уңыш, Тукай һәм Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда гына калып бара. Озакламый кукуруз алу да башланачак.