ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2016 ел
дүшәмбе

Август аенда татарстанлылар, шул исәптән Балтач  халкы да бер көнгә күбрәк ял итәчәк. 

“Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында”гы Татарстан законы буенча 30 август эш көне булмаган бәйрәм көне булып санала. Ул көнне Республика көне билгеләп үтелә. Бу хакта Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 

 

22 август көнне Балтач үзәк китапханәсе каршында, 22 август- Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан, район халкына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Үзәк китапханә каршында эшләүче “Салават күпере” тозлы камырдан эшләнмәләр клубы әгъзалары тозлы камырдан Россия флагы ясадылар.

17 нче август көнне Ор авылы балалар мәйданчыгында Шеңшеңәр авыл китапханәчесе китап сөюче балалар өчен яңа кайткан китапларга һәм журналларга күзәтү үткәрде.

17 нче август көнне Шеңшеңәр һәм Ор мәдәният йорты коллективлары китапханәче белән берлектә “Маяк” күмәк хуҗалыгы ындыр табагында игенчеләргә төшке аш вакытында ял концерты тәкъдим иттеләр.  Ор авыл клубында эшләп килүче бию түгәрәгенә йөрүче балалар матур, дәртле биюләре белән сөендерсә, Равилә апа Нәбиева үзенең моңлы тавышы белән тыңлаучыларны әсир итте. Нәфис сүз осталарын да җылы кабул иттеләр. Китапханәче көндәлек республика һәм район яңалыклары белән таныштырды. Игенчеләр исеменнән ындыр табагы мөдире дә матур ял концерты оештырганнары өчен мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтен җиткерде.

Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында “Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне  турындагы” Указы нигезендә гамәлгә куелган.
1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде. 

18 август көнне район ветеринария берләшмәсендә һәм авылларда хезмәт куючы ветеринария табиблары Арча районында республикакүләм ветеринария табиблары җыенында катнашып кайттылар.  Сабантуйны хәтерләтүче бу җыенда алдынгы берләшмәләрне, мактаулы белгечләрне, конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, күңел ачу чаралары һәм ярышлар да үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International