ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2016 ел
чәршәмбе

Гомуми белем бирү мәктәпләрен стимуллаштыру максатыннан ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы “Уңышлы мәктәп” дигән конкурс игълан иткән иде. Әлеге конкурста яхшы нәтиҗәләр белән катнашып,  районыбызның Чепья  мәктәбе 1 000 000 сум Грантка лаек булды. Конкурста укыту, тәрбия өлкәсендәге уңышларга, социомәдәни мөхиткә һәм мәктәпнең киләчәктәге усешен күзаллауга бәя бирелде. Конкурснын читтән торып катнашу этабында барлыгы 155 мәктәп катнашкан. Шуның  10сы - 2 000 000, ә 11е - 1 000 000 сум Грантка лаек булды. Зур шәһәр мәктәпләре, гимназия, лицейлар арасында авыл мәктәбеннән бары тик Чепья мәктәбе генә булуы тагы да куандырды.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин район җирлегендә  басу-кырлар, елга-инеш буйларында, көтүлекләрдә  үсеп утыручы зур ак чәчәкле балтырган (борщевик) үсемлегенә каршы көрәшне башларга кирәклеген искәртте.  “Бу зарарлы үсемлек елдан-ел мәйданнарын киңәйтеп, арта бара, инде хәзер чәчүлек җирләренә үтеп керә башлады.  Вакытында  тиешле чарасын күрергә, экологар белән киңәшләшергә һәм көздән үк ул  территорияләрне үтеп керә алган җиргә кадәр  чапкычлар белән чабарга, тирән итеп сөрергә кирәк. Мөмкин булса,  тиешле препаратлар куллану мәсьәләсен дә хәл итү сорала”, дип белдерде.

Районда авыл хужалыгыннан хәбәрдар булганнарныӊ күпчелеге «Татарстан» җәмгыяте комбайнчысы Райнур Бариевны күреп яисә ишетеп яхшы белә. Аныӊ исеме дистә елдан артык исеме район җинүче комбайнчылары исемлеге башында. «2000 елда үзем төп комбайнчы буларак, уракта катнаштым. 2 ел иске комбайнда эшләгәч, яӊасына утырдым. 2002 елдан бирле шушы «Дон» белән эшлим», ди ул.

27 – 28 нче июльдә Кукмара районы Вахит хужалыгында республикакүләм сыер савучылар ярышы узды. Биредә безнең районнан «Дуслык» хужалыгы сыер савучысы Екатерина Игнатьева катнашты.

2016 елның 30 июль көнне ТР Балтач  МР ГХАТ (ЗАГС) бүлегендә  тантаналы  рәвештә  йөзенче парның – Рәмзил Раиф  улы Шәрәпов белән    Люция Тәлгать кызы  Әхмәдиеваның никахы рәсмиләштерелде. Яшьләрнең  гомер  юлларында булган шушы кабатланмас,  шатлыклы  һәм бәхетле вакыйгалары белән котлыйбыз, хәерле озын гомер,  тигез мәхәббәт, гаилә бәхете,   өметле киләчәк телибез.

Соңгы елларда “колхоз”, “совхоз”, “председатель” дип әйтүләр юкка чыккан иде инде. Тарих янәдән яңарды,  чөнки башкача була да алмый... Балтачта колхозларның гөрләп эшләгән елларында җитәкчелек иткән председательләр очрашты.
2 август көнне озак еллар колхоз председательләре булып эшләгән һәм район оешмаларында җитәкче постларын биләгән, ә хәзерге көндә лаеклы ялда булган ветераннар өчен районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре буйлап экскурсия оештырылды. 
 

Балтач бистәсенең Нариман урамында тротуарлар булдыру эше дәвам итә. Биредә МДСУ-1 оешмасы эшчеләре хезмәт куя. Хәзерге көндә үзәккә якын өлешендә эш төгәлләнеп, ДОСААФ автомәктәп янында һәм күпкатлы йортлар янәшәсенә күчтеләр. 
Нариман урамында юл хәрәкәте берьяклыга үзгәргәч, транспорт агымы бермә-бер арткан иде, димәк, кечкенә балтачлылар балалар бакчаларына һәм укырга күптән көтелгән, уңайлы тротуардан барачак.

Кырларда козге унышны жыеп алу  эшләре башлану уңаеннан 2 август көнне Чутай,Нонэгэр авыл мэдэният йортлары агитбригадасы «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы игенчеләренә үзләренең концерт программасын тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International