1 август көнне Балтач үзәк китапханәсендә район китапханәчеләренең эшлекле киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә январь-июль айларында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, алда торган бурычлар билгеләнде. Үткәрелгән бәйгеләрнең җиңүчеләренә бүләкләр, мактау кәгазьләре тапшырылды.
31 июль хәбәрләренә караганда, районыбызда иген кырларыннан бер көнгә 3891 тонна ашлык ындыр табакларына озатылган.
Кырларда кызу урак өсте. Комбайннар гөрелтесенә кушылып, тракторлар ярышы-ярыша көзге чәчүгә җир хәзерлиләр. Амбарларда халыкка яӊа уӊыштан ашлык өләшү, бөртекләрне киптерү, аны орлыкка салу белән шөгельләнәләр.
29 июль көнне район мәдәният үзәгендә Балтач муниципаль районының участок сайлау комиссиясеәгъзалары белән Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе оештырган укулар үткәрелде.