2016 нче елның 28 июлендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар.
Районыбыз җирлегендә балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне, хокук бозуларны булдырмый калу чараларын оештыру һәм контрольдә тоту максатыннан, Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең (КДН) “эшче төркем”е чираттагы утырышка җыелды.
27 июль көнне район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булды. Комиссия әгъзалары соңгы айда административ хокук бозган балаларга һәм спиртлы эчемлекләр куллану аркасында балаларына тиешле тәрбия бирә алмаган әти-әниләргә төзелгән 25ләп беркетмәне тикшерде. Җәйге каникул чорында яшүсмер егет-кызлар иреккә чыгалар. Шул сәбәпле яшүсмерләр арасында җәмәгать урыннарында төнге 11.00дән соң йөргәннәре һәм җинаять эше кузгатылганнары, спиртлы эчемлекләр кулланганнары бар.
Шушы көннәрдә Балтач хакиме Рамил Рәшит улы Нотфуллинга да 55 яшь тула икән. Рамил Рәшит улы дип яздым да уйлана калдым: юк, без, авылдашлары, аңа тәки шулай дияргә күнегә алмадык, олыраклар һәм урта буын өчен ул Рамил булып калса, яшьрәкләр өчен ул әле дә – Рамил абый. Инде дүрт елга якын вакыт үтсә дә, һаман да аны район башлыгы дип кабул итә алмыйбыз. Бу – кабул итмәү дә, читләшү дә түгел. Киресенчә, ул читләшмәгәнгә, үзен зурга куймаганга, әле дә бездән аерылмаганга шулай.