ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2016 ел
җомга

Россия Федерациясе Президенты кабул иткән Карар нигезендә, Россия Федерациясе Федераль сак хезмәтенең Нигезләмәсе буенча, Татарстан Республикасындагы Махсус элемтә һәм мәгълүмат үзәге  хакимият органнары арасында иҗтимагый-сәяси мониторинг үткәрә.

Бу мониторинг сораштыру бүген – 22  июль көнне  Балтачта да узды. Район башкарма комитетының  утырышлар  залында  VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына сайлауларга әзерлек уңаеннан, Россия Федерациясе федераль сак хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Махсус. . . 

Иген кырларыбыз комбайннар шавыннан гөрләп тора, амбарларыбызга “алтын бөртекләр”  кайта. Районыбыз алдынгылары бер көндә (21 июльгә) 840 тонна ашлык суктырып алды, “Кама” уңганнары  – 282, “Якты юл”– 194, “ Дуслык” 180 тонна икмәкне амбарларга озатты.  “Тагын алты хуҗалык урып-җыю эшләренә тотынды, бөртекләрне суктыртуга кереште”, ди районның баш агрономы Мәсхүт   Гарипов. Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалыкта игеннәр мул уңыш вәгъдә итә (рәсемдә). Салавыч янындагы тәүге суктырып алган мәйданда бодай уңышы  гектарыннан 58 центнер булды, ди хуҗалыкның баш агрономы Азат Ганиев. Елның-елында урып-җыюда югары  хезмәт күрсәткечләре белән эшләүче  комбайнчы Илфат Әсхәдуллин, шофер Нәкыйп  Гыйльмуллин быел да алдынгы урыннарда.

“Кама” лыларга  тиңнәр юк.

Балтач районы  буенча  урып-җыю кампаниясе башланып китте.  Амбарларга 22 июль көненә  3мең 201 тонна бөртекле культура кайтартылды. Шуның эчендә 94 тоннасы борчак. Борчак сугу буенча “Кама” җәмгыяте. . .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International