ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Районыбыз басуларында терлек азыгы әзерләү белән беррәттән уракка төшеп,   көзге бодайны уруга керештеләр.  Беренчеләрдән булып,  “Уңыш” җәмгыяте  бодайны турыдан-туры суга башлады.   Шулай ук “Кама”,  “Якты юл” хуҗалыкларында да нәтиҗәле генә эш күрсәтәләр. “Кама”лылар уракка 18 июльдә үк төштеләр, алар гектарыннан –  35, ә “Якты юл” да 38,5 центнер уңыш алалар.  “Яңа тормыш” җәмгыяте  кырларында  10 гектар мәйданда бодай теземнәргә салынган. Ә Тимирязев исемендәге җәмгыять исә бүген , ягъни 20 июль көнне көзге бодайны уруга кереште.  Борчакны теземнәргә сала башлады. “Маяк” җәмгыятенең  дә   бүген уракка төшкән көне. Беренче генә көн булса да, тулы куәткә эшләп, бодайны турыдан-туры суктырып, 80 гектар мәйданда эш башкарырга өлгергәннәр. “Әлегә гектарыннан 30 центнер чамасы уңыш чыкты”,– ди җәмгыять җитәкчесе Хәлил  Хаҗиев.

Бүген - 20 июль көнне иртәнге сәгатьләрдә  Балтач районы башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ  комиссиянең  чираттагы утырышы булып узды. Анда йортлары  территориясендә  чисталык сакламаган һәм үзара салымны вакытында түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган  Субаш авыл җирлеге гражданнары  чакырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International