Урта Көшкәт авылында яшәүче Павлова Наталия Григорьевнага 13 июль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Наз” директоры Гөлнара Әхмәдиева, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Урта Көшкәт авыл җирлеге баш хисапчысы Рәзинә Хәкимова, җаваплылыгы чикләнгән «Дуслык» җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Николай Колоколовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.