ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

5 июльдә Балтач муниципаль районының “Балтач” Хәләл Индустриаль парк җирлегендә Ураза гаетенә багышлап “Балтач Хәләл-ярминкә” уздырыла. Россия Федерациясенең район-калаларыннан, Казаннан хәләл ризык җитештерүчеләр ярминкәдә үзләренең продукциясен тәкъдим итәчәкләр. Татып карау мөмкинлеге тудырыла.

6 июнь көнне әдәбият сөючеләр олуг рус шагыйре А.С.Пушкинның туган көнен билгеләп үтте. 27 июнь Балтачүзәк балалар китапханәсендә шагыйрьне искә алу, аның әсәрләре белән тагы бер кат таныштыру максатыннан Балтач урта мәктәбе каршында төзелгән “Крепыш” мәктәпяны лагере балалары “Там чудеса, там леший бродит...” дип исемләнгән интеллектуаль уенда катнаштылар. Шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән танышканнан соң, аның иҗаты буенча берничә турдан торган төзелгән уенда көч сынаштылар. Чарабызны экраннан әдипнең “Сказка о попе и работнике его Балде” әкиятенә нигезләнеп төшерелгән мултьфильм карау төгәлләде.

Рабит Батулланы  күпләр язучы буларак белә. Тарихчы, тәнкыйтьче, прозаик, балалар язучысы,   режиссер,  драматург, актер буларак танылган шәхес  соӊгы елларда кино сәнгатендә дә танылды.

Күренекле шәхеснең  Бөрбаш авылына килүе дә нәкъ кино сәнгате  белән бәйле.

Балтач шәһәр җирлеге халкыннан җыелган үзара салым акчасына Ялтра урманы астында 10 гектарлы мәйданда яңа зират булдырылды.

Чыгарылыш имтиханнары төгәлләнде.  25 июнь көнне һәр мәктәптә тантаналы төстә “Чыгарылыш кичәсе” үтте.  Ә бүген – 27 июнь көнне, кичке 18.00 сәгатьтә, бистәнең «Балтач» ял паркында район мәктәпләренең барлык 11 сыйныфлары өчен  “Чыгарылыш кичәсе”  булачак. Әлеге тантанада алтын һәм көмеш медаль ияләре, БДИ нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән  укучылар бүләкләнәчәк.  Шулай ук ГТО нормативлары тапшыру мизгелләре дә булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International