ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2016 ел
җомга

Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы бүлеге гражданнарга түбәндәге дәүләт хезмәтләрен күрсәтә:

1) мәгълүмати-белешмә эше линиясе буенча:
– хөкемгә тартылу (тартылмау) һәм (яки) төрле җинаять очрагы яисә җинаятьне туктату турында белешмәләр бирү.

2) лицензия һәм рөхсәт эшләре линиясе буенча:
– шәхси каравылчы таныклыгын бирү;
– ау яки спорт өчен утлы корал һәм аңа патроннар алу өчен лицензия бирү;
– утлы корал, аңа патроннар алу өчен лицензия һәм рөхсәт кәгазе бирү яки озынайту. 

 

Карадуган мәктәбенең җәйге лагерына йөрүче балалар өчен музей көне үткәрелде. Укучылар татар халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре, әби-бабаларыбызның һөнәрләре белән таныштылар. Соңыннан күмер самоварында чәй кайнатып, тәмле итеп үлән чәйләре эчтеләр.


22 июнь көнне Яңгул мәдәният йорты хезмэткәрләре һәм мәктәп укытучылары балалар өчен бик күңелле Сабантуй уздырдылар

23 июнь көнне район башкарма комитеты бинасының утырышлар залында видео режимда узган конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанда Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясенең әзерлеге хакында игълан итте. “Авыл хуҗалыгы исәбен алу эшләре рәсми рәвештә 1 июльдән башланып китәргә тиеш булса да, урыннарда әзерлек эшләре күптәннән бара. Шул рәвешле, иртәгә – 24 июнь көнне исәпкә алу кампаниясен башлап җибәрергә. 15 августка кадәр дәвам итәчәк бу чара авыл хуҗалыгында продукция җитештерүчеләрнең киләчәген ачыклау өчен хәлиткеч бер адым булыр дигән өмет бар. Исәпкә алу нәтиҗәсе буенча авыл хуҗалыгының реаль хәле ачыкланып, киләчәктә үсеш юллары билгеләнәчәк”, - дип белдерде министр.

23 нче июнь көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең хезмәт лагерына йөрүче яшүсмерләр өчен 2016 ел - Руссиядә кино елы уңаеннан "Мәңгелек кино серләре" исемендә киноквест үткәрелде.

Яңгул авылында яшәүче Баһаветдинова Наилә Нургаян кызына 23 июнь көнне 90 яшь тулды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International