ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Район Сабан туенда хөрмәтнең олысы көрәшчеләргә эләкте. Исән булганнарын сәхнәгә дәшеп  халкыбызның милли баш киеме – түбәтәй белән бүләкләделәр. Сабантуйларга кадәр тарих битләрен бераз барлап,1960 елдан алып бүгенге көнгәчә Сабантуйларның баш батырларын ачыклап, үзебезгә дә байтак хатирәләрне яңартырга туры килде

3 июнь Куныр авылында сабантуй бэйрэме бик күңелле узды. Сабантуй бәйрәмен “Якты юл” хуҗалыгы эшчесе Хаматов Ленар бай, мавыктыргыч бәйрәм программасы белән  искиткеч итеп алып барды,  шулай ук Сабантуйда Казан шәһәреннән “Сорнай” ансамбле, Улисьял, Дорга, Шода, Куныр авылы үзешчәннәре катнашты.

Балтач районында  тугыз авыл хужалыгы предприятиесе терлеккә азык хәзерләүгә тотындылар. 6 июнгә 86 тонна печән, 1997 тонна сенаж әзерлэнде. Ике авыл хуҗалыгы предприятиесе яфрак җыюга тотындылар.

Бүгенге көнгә 437 гектар печәнгә һәм 1271 гектар сенажга күпьеллык үлән культуралары  чабылды.

Барлык ярышларда бик куңелле үтте. Яңгыр явып китүгә карамастан халыкны таралмады, яңгыр туктагач бәйрәм дәвам ителде.

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче чисталык комиссиясе (АДМ)  утырышларына җаваплылыкка тартылган гражданнарның чакырылу сәбәпләре төрле. Чираттагысында  Куныр, Норма, Чепья, Смәел авыл җирлекләрендә яшәүчеләр чакырылды. Алар, нигездә, үзләренең шәхси территорияләреннән чыгып, төзелеш материаллары куйганнары өчен җаваплылыкка тартылды, минималь күләмдә 2 мең сум штраф салынды. Авыл җирлеге белгечләре тарафыннан кисәтүләр ясалып та, уңай якка хәл ителмәгән мәсьәләләр дә каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International