ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2016 ел
якшәмбе

23-26 май көннәрендә азык әзерләү техникаларының төзеклеген тикшерү буенча урыннарда тикшерү үтте. Комиссия белән Татарстан Республикасы дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков җитәкчелек итте.

Тикшерү вакытында техника әзерлегенә зур игътибар бирелде. Кичке якта һәм көндез  кырда азык әзерләү техникаларында эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, олы юллардан комбайннар хәрәкәте буенча сораулар күтәрелде,  техника кулланылышы буенча җаваплы затларга бурычлар билгеләнде. Әзерлек нәтиҗәләре уңай бәяләнеп, техникалар эшкә яраклы дип табылды, семинарда катнашкан механикларга азык әзерләү техникаларына техник күзәтү таләпләре аңлатылды. Төп таләп эш барышында имгәнүләргә юл куймау булып кала бирә. Бу юнәлештә районда аңлату эшләре даими алып барыла.


Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урынга «Дуслык» җәмгыяте, икенчегә «Активист» лаек булды, дип хәбәр итә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ришат Нуриев.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International