ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2016 ел
сишәмбе

Шәхси эшмәкәр, Закиров Радик Гайфулла улы тарафыннан бүләк ителгән Мәрхәмәтлелек аллеясына куелган утыргыч, Чепья авылындагы “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендәге тернәкләнүчеләр өчен искиткеч бүләк булды.

 Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Чепья  авыл җирлегендә 7 май көнне мәктәп,”Халыклар Дуслыгы” музее,  мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм  авылыбыз ветераннары катнашында  митинг үткэрелде.

 

 Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан Чепья авыл китапханәсе, "Халыклар Дуслыгы" музее белән берлектә "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүче укучылар өчен "Җиңү һәркемнең күңелендә" исемле әдәби кичә үткәрә. Фронтовик язучыларның иҗаты белән танышып үтәләр, шигырьләр , әдәби әсәрләрдән өзекләр укыла. Китаплар тәкъдим ителә. "Халыклар дуслыгы" музее тарафыннан "Эстафета памяти" дип исемләнгән фильм күрсәтелде. Чарада сугыш алды баласы, бик күп еллар шифаханәдә хезмәт күрсәткән Елизавета Абрамова да катнашты, ул  сугыш чорындагы вакыйгаларын сөйләде.  Балтач районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева бәйрәм уңаеннан тернәкләнүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. 

Әле күптән түгел генә әлеге җәмгыять, аның эшсөяр халкы белән танышып, язып чыккан идек.

Чәчү чорында эшләренең ничек баруын күрү өчен басу-кырларны янәдән бер кат иңләдек. Һәрбер җирдә эшләр гөрләп бара. Газыймҗан Исмәгыйлев “МТЗ-82” тракторы белән 97 гектарлы басуда кукуруз чәчсә, Шамил Гыйльманов “А-90ТГ” тракторында арпа чәчү белән шөгыльләнә. Рамил Фазылҗанов “ДТ-75” “тимер ат”ында борчак чәчү өчен, “К-744Р2” тракторында эшләүче Ришат Әсхадуллин арпа чәчү өчен 110 гектар җирне әзерли. “Т-150”та эшләүче Илшат Нәҗипов культивация  эшләре алып бара. Механизаторлар “Язның бер көне ел туйдыра”, дип алны-ялны белми тырышып хезмәт куялар. Чәчү эшләрен уңышлы тәмамлап, тырышлыклары юкка китмичә, уңышлары да мул булсын дигән теләктә калабыз.

Балтач районына булган сәфәр барышында  Татарстан Президенты Рөстәм Миӊнеханов «Смәел» хуҗалыгыныӊ  1100 баш савым сыерына исәпләнгән фермасында булды, андагы технологияләр, терлекчеләрнеӊ эш шартлары һәм бүгенге эш барышы белән кызыксынды. 

Ферма төзелешен башкарып чыгуларына ышаныч белдереп, Президент терлечелектә яӊа технологияләрне кертү бүген бик әһәмиятле, дип белдерде. Хуҗалык рәисе Илһам Шакиров биргән аӊлатмалардан кәнәгать калып, Рөстәм Миӊнеханов бу зур төзелешнеӊ ахырына кадәр уӊышлы башкарылып чыгачагына ышанам, диде.

07.05.2016. Нонэгэр хэм Чутай авылларында Боек жинунен 71 еллыгына багышланган митинглар узды.

 Яңгул китапханәчеләре,Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә,инде сафлары сирәгәеп баручы тыл ветераннарының өйләренә барып хәлләрен белделәр.Аларга китаплар тәкъдим итеп,хәлләрен белеп.җылы әңгәмә корып,хәтирәләр яңарттылар.

    Бөек Җиңү –безнең якты килчәгебез, туасы һәркөнебезнең имин башлангычы! Бабаларыбыз үзләренең гомерләре барәбәренә без, киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк итеп калдырган. Шушы тиңсез, һәркайсыбызга да бик кадерле бәйрәмгә Көек авылында старт 5 май көнне үк бирелде. Китапханәче буларак мин өч тыл ветеранында булып, хәл-әхвәлләрен белеп чыктым, буласы бәйрәмгә чакыру тапшырдым. Кызгнычка каршы, бер тыл ветераным Ситдика апа Фәсхетдинова кунакта булу сәбапле аның белән күрешә алмадым. Рауза апа Гәрәева, Разыя апа Әлтәпова, Саҗидә апа Габдрахманова-авылның горурлыклары, хөрмәтле кешеләре, шөкер, бүгенге көндә дә исән-сау, якыннары янәшәсендә  үзләренең төпле киңәшләре белән яшиләр.

   Ә 7 май көнне авыл китапханәсендә “Җиңү даны-Сезнең батырлыкта” исемле балалар белән берлектә әдәби-муз. Кичә  үткәрдек. Язның, Җиңүнең 71 елын үткәргәндә һәркайсыбыз да да бер теләк, имин булсын тормышлар, аяз булсын ил күгебез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International